Алексеевск укучыларын чит ил тренеры өйрәтәчәк
Бүген 3нче мәктәптә бадминтон буенча өйрәнү-күнегүләр ясау сборлары башланачак.
Безгә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе се- кретаре Анна Новикова хәбәр иткәнчә, унҗиде иң яхшы бадминтончы - районның сигез мәктәбе укучылары - сигез көн буена, ял көннәрен дә кертеп, спортның шушы төрендә үзләренең техник әзерлек дәрәҗәләрен актив төстә күтәрәчәк. Бадминтонга сәләтле шундый укучыларның иң күбесе - берьюлы 6 кеше - Левашево мәктәбендә укый. Чакырылган егетләр һәм кызларның укытучылары исә мастер-класслар алачаклар. Өстәвенә укучыларыбыз белән дәресләр үткәрү өчен республика башкаласыннан тәҗрибәле тренерлар чакырылган, аларның берсе - Давид Кавиладзе, ул әле күптән түгел генә алман спортчыларын Германиядә өйрәткән булган.
Безгә шунысы да мәгълүм булды: мондый сборлар безнең район үзәгендә беренче һәм соңгы тапкыр оештырылмый. Алар алексеевскилыларны югарырак, республика дәрәҗәсендә әзерләү максатында үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев