Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Алексеевскида иң спортчан гаиләләр билгеләнде

Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә!

11 декабрьдә 1нче «Лидер» спорт комплексында «Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә» ярышлары узды.

Аларда 16 гаилә катнашты. Командалар ракетка белән уйнау, озынлыкка сикерү, алга бөгелү, сикергечтә сикерү, дартс һәм башка спорт төрләрендә ярыштылар. Биредә балалары булган гаиләләр катнаштылар.

Ярышларда Ризвановлар гаиләсе («Алексеевскдорстрой») җиңүче булды. Икенче урында Кудряшовлар (Ромодан мәктәбе) һәм өченчедә Дубровиннар (Алексеевск аграр колледжы) гаиләләре.

Ризвановлар өчен бу җиңү әлеге ярышларда икенче тапкыр рәттән булды, бу гаиләдә спорт аерым урын алып тора.

«Без спортның барлык төрләре белән дә бераз шөгыльләнергә тырышабыз: бадминтон, чаңгы, футбол, бассейнга йөрибез, хатыным өстәл теннисы, мин бадминтон буенча ярышларда катнашабыз. Мөмкин булганча, үзебезне тонуста тотабыз һәм спортны яратсыннар, эшсез тормасыннар өчен балаларны да моңа җәлеп итәбез. Ата-аналар баланы тәрбияләргә тиеш түгел, ә беренче чиратта үзләрен тәрбияләргә тиеш дип

дөрес әйтәләр. Шул вакытта балалар әти-әниләрен кабатлаячак. Алар өчен үрнәк булырга тырышабыз: спорт белән шөгыльләнәбез, ә ярышларда катнашсак, бары тик җиңүгә омтылабыз. Олы улыбыз инде берничә ел бадминтон белән шөгыльләнә, республикада һәм Россия ярышларында беренче урыннарны ала. Җиде яшьлек Сәид тә, абыйсына карап, секциягә йөри башлады. Кызыбыз Әминәгә 5 яшь һәм без аны һәрвакыт үзебез белән бадминтон яки бассейнга йөртәбез», - ди гаилә башлыгы Илнар Ризванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X