Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Алексеевскилы Илмир Хәйретдинов Россия беренчелегендә җиңүче булды

Спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Илмир Хәйретдинов 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча Россия беренчелегендә иң яхшысы булды.

Ул Түбән Новгород өлкәсендә узган ярышларда ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда алтын медаль яулады. Шундый яхшы нәтиҗә өчен Илмир район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Сергей Демидов яшь спортчыга киләчәктә дә уңышлар теләде һәм әти-әнисенә шундый чемпион тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан җыелма командасы составында Алексеевскиның башка бадминтончылары да лаеклы чыгыш ясады. Барлык разрядларда да иң яхшылар бишлегенә Нурислам Шәйхуллин керде. Шулай ук Ризван Маннанов парлы разрядта бишенче урын алды. Матвей Андреяшин һәм Рушан Хәбибуллин - парлы разрядта 5 урынны яуладылар. Виталина Кузьмина һәм Александра Херувимова - Россиянең иң көчле парлары унлыгына керделәр, алар 9 нчы урынны яуладылар. Ислам Ризванов парлы разрядта да 9 урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев