Алексеевскилылар бадминтон буенча Лига финалында
Узган шимбәдә 3нче Алексеевск урта мәктәбендә бадминтонны үстерү үзәге базасында "Үзәк лига" республика беренчелеге булып узды. Сигез район-Спас, Әлки, Чистай, Нурлат, Лаеш, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнары үзләренең бадминтончыларын тәкъдим иттеләр. Иң күп санлы составта безнең спортчылар чыгыш ясады. Ярыш йомгаклары таң калдырырлык иде: 24 призлы урынның 22сен...
Узган шимбәдә 3нче Алексеевск урта мәктәбендә бадминтонны үстерү үзәге базасында "Үзәк лига" республика беренчелеге булып узды.
Сигез район-Спас, Әлки, Чистай, Нурлат, Лаеш, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнары үзләренең бадминтончыларын тәкъдим иттеләр. Иң күп санлы составта безнең спортчылар чыгыш ясады. Ярыш йомгаклары таң калдырырлык иде: 24 призлы урынның 22сен алексеевскилылар алды! Алар барысы да медальләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр-воланнар, ракеткалар һәм футболкалар белән бүләкләнделәр. Хәзер җиңүчеләргә, призерларга һәм 4-5нче урыннарны алган егетләргә республика беренчелегенең финал өлешендә катнашырга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев