Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Алексеевскилылар – икенче

Җомгадан якшәмбегә кадәр 1нче спорт комплексында һәм 3нче Алексеевск урта мәктәбе спорт залында авыл районнары арасында "Көчлеләр" кубогына волейбол буенча ТР чемпионаты булып узды.

"Уңыш" спорт җәмгыяте химаясендә узган ярышларда 8 районнан 16 ирләр һәм хатын-кызлар командасы катнашты. Төп көрәш Алексеевск һәм Минзәлә районнары спортчылары арасында барды. Ярым финалда ирләр арасында барган каты ярышта безнең волейболчылар минзәләлеләргә оттырды. Ул район командасы финал уеннарында да Азнакай җыелма командасын авырлыксыз җиңде һәм җиңүче булды. Алексеевскилылар(тренерлары Сергей Вангаев) матчта 3 нче урын өчен көч сынашып, кукмаралыларны җиңделәр һәм бронзага ия булдылар. Кызлардан финал көч сынашуында шулай ук турнир хуҗалары ( тренер Сергей Петряев) һәм Минзәлә спортчылары очрашты. Әлеге тигез көрәштә Алексеевск спортчыларын 2:1 исәбе белән җиңеп чыккан кунакларга уңыш елмайды. Өченче урын - буалыларда, дүртенчеләр исә - Бөгелмәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев