Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Бары бер сүз – «Афәрин»!

Яшь Алексеевск бадминтончылары, Россия Федерациясе җыелма командасы өчен чыгыш ясап, халыкара ярышларда бик әйбәт уйнадылар.

Шул уңайдан район башлыгы Владимир Козонковка Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясенең Күзәтү Советы рәисе, республиканың Хисап Палатасы Рәисе Алексей Иванович Демидовтан котлау телеграммасы килде, анда болай диелә:

- Тимур Вәлиуллин белән Яна Фәйзуллина, халыкара аренада үз көчләрен беренче тапкыр сынап, бик әйбәт уйнауларын күрсәттеләр һәм тулы бер медальләр комплекты яуладылар. Алексеевск районы бадминтон хәрәкәтенә республикада беренчеләрдән булып кушылды һәм спортчыларның хезмәт сөючәнлеге белән, Сезнең ярдәмегездә халыкара дәрәҗәдә ышанычлы уйнавын күрсәтә. Яшь спортчыларга чемпион рухы һәм җиңүгә омтылыш телим.

Апрель азагында Грециянең Сидикастро шәһәрендә Яна Татарстан бадминтончысы белән парлы уенда "алтын" алды, ялгыз разрядта һәм Тимур белән микстта өченче булды. Тимур исә парлы уенда - көмеш һәм шул рәвешчә Яна белән бронза медаль яулады. Шулай ук апрель азагында - май башында әлеге спортчыларыбыз Израильнең Ришон-ле-Цион шәһәрендә узган турнирда уңышлы уйнадылар, анда Яна Саба спортчы кызы белән парлы уенда мактау пьедесталының иң югары баскычына менде һәм Тимур белән микстта өченче булдылар. Тимур ялгыз разрядта өченче урынны алды, бу аның югары квалификациясен раслады.

Үзебезнең бадминтон мәктәбен шушы югары уңышлары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев