Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Беренче тапкыр чемпионнар

Узган шимбәдә район башлыгы призына хоккей турнирының финал уеннары булып узды. "Алексеевскдорстрой" ААҖның хоккей мәйданчыгында 3нче урын өчен көрәштә юл төзүчеләр һәм Югары Татар Майнасы командалары очрашты. Матчның төп вакыты 2:2 исәбе белән тәмамланды. Овертайм да җиңүчене ачыкламады. Уенның йомгагы бары тик буллитлар серияләрен үткәргәннән соң гына билгеле булды. Татмайналылар...

Узган шимбәдә район башлыгы призына хоккей турнирының финал уеннары булып узды.
"Алексеевскдорстрой" ААҖның хоккей мәйданчыгында 3нче урын өчен көрәштә юл төзүчеләр һәм Югары Татар Майнасы командалары очрашты. Матчның төп вакыты 2:2 исәбе белән тәмамланды. Овертайм да җиңүчене ачыкламады. Уенның йомгагы бары тик буллитлар серияләрен үткәргәннән соң гына билгеле булды. Татмайналылар капкасына Евгений Якимов керткән алка хәлиткеч булды. Шулай итеп, бронза призерлар-"Алексеевскдорстрой" хоккейчылары.
Иң яхшылар исеме өчен юешкөрнәлелеләр һәм районның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары көрәште. Аз гына аерма (исәп-7:3) белән Юеш Көрнәле командасы җиңде. Чемпионнар кубок һәм медальләр белән беррәттән район башлыгы В.Козонков һәм "Родина" колхозы рәисе И.Әхмәтовның акчалата призлары белән дә бүләкләнделәр.
Тат. Майнадан Илназ Камалиев-иң яхшы капкачы, Юеш Көрнәледән Ленар Айзатуллин иң яхшы һөҗүм итүче дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев