Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Берьюлы өч призлы урын

Аксубайда билбау көрәше буенча 14 - 17 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында Татарстанның иң көчле көрәшчеләренең сайлап алу беренчелеге булып узды.

Беренчелектә шәһәрләрдән һәм республика районнарыннан 23 спорт командасы катнашты. Спортчыларыбыз өч беренче урынны яулады: Тимур Латыйпов (авырлыгы 45 кг га кадәр), Алексей Абрамов (50 кг га кадәр) һәм Илнар Закиров (55 кг га кадәр) җиңүчеләр булдылар, алар барысы да Алексеевскидан. Көрәшчеләребез арасында призерлар да бар: Диана Игнатьева (авырлыгы 52 кг га кадәр) белән Елизавета Захарова (48 кг га кадәр) II урынны алды, ә Марина Калашникова (авырлыгы 52 кг га кадәр) Почет пьедесталының өченче баскычына күтәрелде. Гомумкоманда урынына килгәндә, алексеевскилылар - икенче, аксубайлылар өченче булдылар. Шушы кискен көрәштә җиңүче статусына Түбән Кама спортчылары иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев