Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Без яңадан финалда!

Узган җомга һәм шимбәдә Чистайда Кама аръягы зонасының муниципаль хезмәткәрләре арасында спорт уеннары булды, анда Алексеевскиның спорт сөючеләре дә катнашты.

"Иң спорт республикасы" исемен аклап, Татарстан җитәкчелеге былтыр ук инде авыл җирлекләре башлыклары, муниципаль районнарның башкарма комитетлары хезмәткәрләре арасында Муниципалиада дип аталучы спорт ярышлары үткәрергә карар итте. Ярышлар ике этапта үткәрелә - сайлап алу һәм финал этаплары. Уеннарның финал стадиясендә катнашачак өч уенчыны сайлап алу өчен Чистай ДОСААФына җиде район: Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Яңа Чишмә, Спас һәм Чистай районнары вәкилләре җыелды. Хезмәткәрләр өстәл теннисы, бадминтон, баскетбол, шахмат, волейбол, мини-футбол, җиңел атлетика кебек төрләрдә ярыштылар.

Ярышларны оештыру турында берничә сүз әйтеп китәсе килә, алар, йомшак кына итеп әйткәндә, тиешле дәрәҗәгә җавап бирмәделәр.

Ярышларның үзләренә килгәндә, турнирдагы барлык уеннар да кызу барды һәм шул кызулыгы белән профессиональ спортчылардан бер нәрсәләре белән дә калышмадылар - һәр район декабрьдә Казанга, Муниципалиаданың финал өлешенә бару өчен иң яхшылар өчлегенә эләгергә тырышты. Кагыйдә буенча, республика башкаласына зона ярышларында беренче өч урынны алган районнарның җыелма командалары барачак. Үз чиратында шушы сайлап алу уеннарында гомумкоманда турнирында җиңү теге яки бу спортчының спортның тәкъдим ителгән төрләрендә нинди урын алачагына бәйле булачак, аннары бу очколар кушылып, иң яхшылар өчлеге билгеләнә.

Өстәл теннисы буенча ярышларда жирәбә буенча Алексеевск командасы Әлки, Аксубай һәм Спас районнары коллективлары белән бер төркемчәдә булып чыктылар. Биредә спортчыларыбыз узган елгы теннис турнирында җиңеп чыккан Спас районы командасына гына бирештеләр, шуңа күрә аларга өченче урын өчен хуҗалар командасы белән көрәшергә туры килде. Көрәш тигез булды, хатын-кызлар арасында Анна Демидова үзенең көндәшенә биреште, ә Тимур Кәлимуллин каты көрәштә каршыдашын җиңде.

Безнең команданың өченче урында булуы Юрий Тюкаревтан торды, аның өчен бу матч турнирда беренче иде, команда буенча аның партнерлары үз көндәшләрен бер үк вакытта җиңделәр һәм аның катнашуы кирәк тә булмады. Бронза медальләр өчен матчка Юрий бераз тоткарланыбрак чыкты, күрәсең, турнирда уйнау практикасы булмау һәм дулкынлану үзен сиздергәндер, ә аның көндәше, киресенчә ,алда булып үткән ярышлардан соң "кайнарланган" иде. Уен бик мавыктыргыч булды, тик алексеевскилы аягын бинт белән бәйләгән чистайлыга оттырды. Нәтиҗәдә - 3нче урын. Шахмат турниры әйләнә схемасы буенча узды, димәк, һәр көндәш бер-берсе белән уйнап чыкты, җиңү өчен бер очко исәпләнде, уртак нәтиҗә өчен 0,5. Монда районыбыз данын Хәмит Медведев һәм Елена Мазанова яклады. Ир-атлар турнирында якташыбыз барлык 7 матчны да җиңгән бердәнбер абсолют җиңүче булды. Ә ярышлар дебютанткасы Елена Мазанова бары тик ике көндәшен генә җиңде, аның зур булмаган тәҗрибәсен исәпкә алсаң, моны бик яхшы нәтиҗә дип санарга була:

- Мондый ярышларда мин беренче тапкыр катнашам, ә шахматны бары 3 көн уйнадым, анысын да турнир алдыннан сигезенче сыйныфта укучы улым белән. Әлбәттә, көндәшләрем көчлеләр иде, алар белән уйнарга авыр булды, тик, тулаем алганда, мин канәгать.

Бу нәтиҗәләр шахматчыларга өченче урынны яуларга ярдәм итте һәм безнең җыелма команда копилкасына беренче медальләрне китерде.

Бадминтончылар - Александр Харитонов һәм Эльвира Павлова яхшы нәтиҗәләр белән сөендерделәр, төркемчә буенча көндәшләренә бер мөмкинлек тә калдырмадылар һәм финалда Спас районы командасына гына оттырдылар.

Баскетболчыларыбыз да лаеклы чыгыш ясадылар. Рөстәм Кәбиров, Рифкат Сөләйманов, Максим Белов һ.б.лар өченче урын өчен матчта Әлки коллективына гына оттырдылар.

Уеннарның икенче көнендә волейбол, җиңел атлетика, мини-футбол буенча ярышлар узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев