Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Безнең чемпионнар

Чемпион булырга җиңелме? Җиңү медальләре һәм кубоклары артында нәрсә тора соң? Әйе, бик тырыш хезмәт, әйтеп бетергесез көч түгүләр, минутыңа кадәр исәпләнгән булу һәм дә җиңүгә омтылыш -менә шулар уңышка омтылу серләре. Безнең район көрәш буенча ике (!) дөнья чемпионы белән горурлана -болар Артур Макаров белән Габдеҗәлил Сөләйманов.

2 октябрьдән 10сына кадәр Болгариянең Благоевград шәһәрендә армрестлинг буенча дөнья чемпионаты булып узды. Чемпионатта катнашу өчен илле илдән 1000 катнашучыга якын гариза бирелде.

70 килограмм авырлык категориясендә 35 спортчы катнашты. Әлеге үлчәмдә бу чемпионатта Россияне Казан энергоуниверситеты студенты, якташыбыз, Кыркүл авылында туып үскән Артур Макаров тәкъдим итте. Киеренке көрәштә ул көчле спортчылар белән ярышты. Нәтиҗәдә Артур җиңде, бу яшь спортчының бишенче җиңүе иде. Болгариядә узган дөнья чемпионатына кадәр Макаров дүрт тапкыр дөнья чемпионы һәм Европа чемпионы булган иде.

Чемпионның әти-әнисе - Лилия һәм Владимир Макаровлар -алар ике улларын да лаеклы үстергән кешеләр (өлкән уллары Тимур -хәрби).

- Безнең балалар - алар безнең горурлыгыбыз, -дип бүлешә үзенең сөенече белән Лилия Макарова, -без һәр сәгать саен алар өчен бик борчылып торабыз, үзебезне хәтта онытып та җибәрәбез. Мин әни кеше буларак улларымнан һәрдаим ярдәм күреп яшим, алар безнең беркайчан йөзебезне кызартмас дип уйлыйм. Әлбәттә, безнең балаларыбыз районыбыз гына түгел республика горурлыгы да булуына сөенәм, инде хәзер илебез дә.

Габдеҗәлилнең уңышлары турында без газетабызның узган саннарының берсендә язган идек инде. Яшь спортчының дүрт тапкыр Россия чемпионы булуына ике ай да үтмәде, менә яңа исем -билбау көрәше буенча өч тапкыр дөнья чемпионы булды.

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты Яр Чаллы шәһәрендә 27 октябрьдән 29ына кадәр үтте. Анда кырыклап илдән спортчы катнашты. Россия җыелма командасы өчен алексеевскилы Габдеҗәлил Сөләйманов чыгыш ясады. Ул илебез горурлыгын яклады һәм мактау баскычының беренче баскычында басып торды. Авыр көрәштә Абхазия, Судан, Үзбәкстан спортчылары белән ярышты, ә финалда Төрекмәнстан көрәшчесе белән очрашты.

Һәм җиңү.

Без якташларыбыз -Артур Макаров һәм Габдеҗәлил Сөләймановны җиңүләре белән котлыйбыз. Алексеевск районы сезнең белән горурлана!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев