Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Безнең өчен іөрәш нәрсә

Предприятиеләр һәм оешмаларның эш йомгаклары буенча киңәйтелгән киңәшмә кысаларында район укучылары һәм яшьләренең буш вакытын оештыру турында мәгълүмат яңгырады. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ривгат Сөләйманов, бездә төрле спорт секцияләре эшли, аларда балалар актив төстә күнегү-ләр ясыйлар, дип билгеләп үтте. Алар, район, республика, шулай ук Россия һәм бөтендөнья...

Предприятиеләр һәм оешмаларның эш йомгаклары буенча киңәйтелгән киңәшмә кысаларында район укучылары һәм яшьләренең буш вакытын оештыру турында мәгълүмат яңгырады.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ривгат Сөләйманов, бездә төрле спорт секцияләре эшли, аларда балалар актив төстә күнегү-ләр ясыйлар, дип билгеләп үтте. Алар, район, республика, шулай ук Россия һәм бөтендөнья дә-рәҗәсендәге ярышларда уңышлы катнашып, үз осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәтәләр.
Мәсәлән, яшь хоккейчыларыбыз боз сарайлары булмаган авыл районнары арасында "Алтын алка" республика ярышлары финалында призлы урыннар алдылар. 300дән артык кешене җыйган "Россия чаңгы юлы-2013" ачык Бөтенроссия узышлары кысаларында җыйнаула-шып йөгерү, район пред-приятиеләре һәм оешмалары арасында 96 ке-ше катнашкан V Cпартакиа-дага старт биргән М.Шляпни-ков кубогына чаңгы эстафетасы да уңышлы узды. Бездә билбау көрәше буенча дөнья кубогы җиңүчесе Габдеҗәлил Сөләйманов бар, ул спортчыларны сайлап алу йомгаклары буенча Универсиадада районны, республиканы һәм тулаем илебезне тәкъдим итәчәк. Спортның бу төрендә Анастасия Калашникова - беренче, Анна Булатова - өченче, дөнья чемпионатында Елена Клюшкина икенче булды, ә Артур Макаров арм-спорт буенча дөнья чемпионы исемен яулады. Шул рәвешчә, без төрле дәрәҗәдәге 281 медальгә ия булдык.
Районда спортның бадминтон кебек төре дә актив үстерелә: соңгы ике елда, мәгариф бүлеге мәгълүматлары буенча, 32 спорт түгәрәге оештырылды, аларга 500 бала йөри.
Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә шулай ук район предприятиеләре һәм оешмалары, җирле үзидарә органнары хез-мәткәрләре дә тартыла.
2нче спорт комплексында быел шахмат клубының ачылуы үзенчәлекле вакыйга булды. Биредә теләге булган һәр кеше шахмат һәм шашка уйнарга өйрәнә, шулай ук тәҗрибәле уенчылар белән көч сынаша алачак. Клуб эшләвен шимбә көнне иртәнге 9дан көндезге 12гә кадәр дәвам иттерәчәк.

САННАРДА Районда 1321 укучы спорт белән шөгыльләнә. Күне-гүләр район үзәге мәктәпләре базаларында, шулай ук 1нче спорт комплексында уза. Балаларны 41 спорт тренеры өйрәтә. Балалар-яшьләр спорт мәктәбендә секцияләр турында күбрәк белергә һәм аларга язылырга мөмкин. Тел.: 2-45-83.

ПРОБЛЕМАЛАР Хезмәт хакы түбән булу аркасында кадрлар җитешми.
Дәүләт имтиханнарына әзерләнүләре аркасында балаларның секцияләргә йөрергә вакытлары юк.
Кайбер авылларда, мәсәлән, Зур Полянкада һәм Левашевода мәктәпләрне оптимальләштерү аркасында балалар спорт дәресләренә йөрергә өлгермиләр - дәресләр бетүгә үк өйләренә кайтып китәләр.
Ромодан, Урманасты Шунталысы, Зур Тигәнәле мәктәпләрендә һәм район үзәгенең 3нче мәктәбендә спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар юк.
Спортчылар ярышларга йөри торган "ПАЗ" автобусы ремонт таләп итә.
Бокс залын рекон-струкцияләргә кирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев