Бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге
25 гыйнвардан 28 енә кадәр Казанда 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.
- Ярышта 2 нче Алексеевск урта мәктәбеннән Алексей Алемасов (2002 елда туган) 86+ үлчәү категориясендә күп кенә ярышларда аерылып торган спортчыбыз катнашты, - ди тренер- укытучы Артём Маркачев.
-Алексей ике тапкыр сугышты, аларның берсендә Түбән Камадан көндәшен җиңә алды. Ярышлар финалында, бер-ике генә очкого калышып, Казаннан килгән көндәшеннән оттырды.
Алексей икенче ел рәттән шушы ярышларда икенче урынны ала. "Киләсе елда беренче урынны алырга һәм югарырак баскычка күтәрелергә, Татарстан Республикасы чемпионы исеме алырга тырышачакбыз, - ди Алексей.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев