Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Бөтенроссия ЧАҢГЫ ЯКШӘМБЕСЕ

Узган ялда "Россия чаңгы юлы"-спорт бәйрәме һәм сәламәт яшәү рәвеше көне булып узды, анда 426 спортчы - мәктәп укучылары, район предприятие һәм оешма хезмәткәрләре катнашты. Ярышта катнашучыларның саны елдан-ел арта, моны дәлилләп чаңгы базасында узышлар башланганчы ук барлык чаңгылар да алынып беткән иде инде. Әле өстәвенә бирегә бу спорт төрен...

Узган ялда "Россия чаңгы юлы"-спорт бәйрәме һәм сәламәт яшәү рәвеше көне булып узды, анда 426 спортчы - мәктәп укучылары, район предприятие һәм оешма хезмәткәрләре катнашты.

Ярышта катнашучыларның саны елдан-ел арта, моны дәлилләп чаңгы базасында узышлар башланганчы ук барлык чаңгылар да алынып беткән иде инде. Әле өстәвенә бирегә бу спорт төрен яратучылар үз чаңгылары белән дә килә, арендадан файдаланмый.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Гыйләҗевның, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Рифкат Сөләймановның, спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбировның тантаналы ачып җибәрү һәм сәламлау, район чаңгы хәрәкәте "ветераны" Павел Королевның котлау сүзләреннән соң йөзләгән чаңгычы урманга юл алды. Спорт узышы даими ял көннәрендәге чаңгы йөрешеннән азарт, җиңү теләге булу белән аерыла. Катнашучылар арасында бераз усалланып алучылар да булгалый: "Финишка җиткәндә генә беренче урында баручы спортчыны куып тоткан идем, тик юл тар, ул мине анда кертмәде, узып китәргә ирек бирмәде",-ди моңсуланып, икенче урынны яулаган Елена.
Күп еллар чаңгы ярышлары уздырып килү дәверендә даими призерлар барлыкка килгән. Гаиләләр арасында да спорт көндәшлеге бар. Мәсәлән, бертуган Дубровиннардан Александр инде менә икенче ел рәттән 18 дән 29 яшькә кадәрге категориядә - икенче урынны, ә Дмитрий Чехонин быел өченче урынны алды. Ә менә 30дан алып 40 яшькә кадәрге категориядә Сергей Чехонин - беренче, ә Владимир Дубровин икенче урынны алды. Бу ял көнендә чаңгы базасына Чистай һәм Аксубай районнарыннан ярышларда катнашырга дип махсус килүчеләр булуы да куандыра.
"Россия чаңгы юлы"ның максаты - ул җиңү дә, медальләр дә түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше алып бару, табигать белән аралашу, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәефкә ия булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев