Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Чын ирләр уены

Ял көннәрендә Яңа «Алекс Арена» боз сараенда алкалы хоккей буенча Алексеевск районы башлыгы Кубогына уен булып узды.

Турнир Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде һәм анда дүрт команда катнашты: «Юеш Көрнәле»ләр, «Керамика-Маркет», «Урта Тигәнәле»ләр, Лебедино һәм Ромодан җыелма командасы. Спортчыларны һәм тамашачыларны ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Олег Гайнуллин сәламләде. Олег Александрович уенчыларны тарихи вакыйга белән котлады-турнир яңа боз сараенда уза һәм якын арада район хакимияте ярдәме белән тагын бер ярыш оештырылачагын хәбәр итте. Спортчыларга бистә гимнын башкарып район мәдәният йорты артистлары Анна Левшина һәм Лидия Пантелеева музыкаль бүләк тапшырды.

Бу уеннар уенчылар өчен дә, тамашачылар өчен дә район тарихында беренче булып уңайлы шартларда узды. Хәзер бу мавыктыргыч уенны яктыртучы мәкалә авторларының берсе хәбәрчегез Алексей Вангаевка да узган еллардагы кебек киез итекләр,  икешәр кат куртка кияргә туры килмәде. Тамашачылар да тәнәфес вакытында термостан җылынырга дип кайнар чәй яисә көчлерәген эчәргә ашыкмадылар,  кафедан җаннары теләгән эчемлекне һәм камыр ризыклары сатып алдылар. Уенчылар тәнәфесләрдә җылытыла торган вагоннарга ашыкмадылар, ә җылы һәм иркен чишенү бүлмәләрендә ял иттеләр.

Өстәвенә, ябык боз шугалагы булу хоккейчыларга һава шартларына карамастан әзерләнергә мөмкинлек бирә, бу уенчыларның осталыгын арттыруга йогынты ясый. Юеш Көрнәле хоккейчылары тренеры Илсур Халитов хәбәр иткәнчә, егетләр турнирга яхшы шартларда ныклап әзерләнгәннәр.

«Элек безгә Балык Бистәсендәге бозны арендага алырга һәм тренировкаларга шунда йөрергә туры килде. Хәзер атнага ике тапкыр тыныч кына үз районыбызда шөгыльләнәбез. Безгә килеп уйнарга вакыт бүлеп бирделәр. Бу безнең уен дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрә. Без шундый заманча һәм яхшы боз сараенда булуыбызга шатбыз», - диде Илсур Мансур улы.

Финалда Юеш Көрнәле хоккейчыларын 6:2 исәбе белән җиңгән «Керамика – Маркет» командасы әлеге турнирда җиңүче булды.  Өченче урынны Ромодан һәм Лебедино җыелма командасы алды.

Турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчы дип «Керамика - Маркет»тан Николай Мордвинов танылды. “Юеш Көрнәле командасыннан Илгиз Хәмидуллин иң күп алка кертте. “Керамика-Маркет” командасыннан Алексей Степанов турнирның иң яхшы капкачысы булды.

Ярышларда җиңү-челәргә команда өчен 10, 15 һәм 20 мең сумлык акчалата сертификатлар һәм медальләр тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев