Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Финалга чыктылар

Алексеевск спортчылары хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ТР Чемпионатының зонаара этабын көмеш призер булып тәмамладылар. Кызларның тренеры Марина Мартынова сүзләре буенча, мартның соңгы ункөнлегендә Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә IX "Сәламәтлек" авыл Спартакиадасы кысаларында үткән ярышларда 13 команда катнашты. Сарманнан һәм Бөгелмәдән үзенең көндәшләрен җиңеп, волейболчыларыбыз финалның1/4 өлешенә, ә Мөслимнән көндәшләрне...

Алексеевск спортчылары хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ТР Чемпионатының зонаара этабын көмеш призер булып тәмамладылар.
Кызларның тренеры Марина Мартынова сүзләре буенча, мартның соңгы ункөнлегендә Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә IX "Сәламәтлек" авыл Спартакиадасы кысаларында үткән ярышларда 13 команда катнашты. Сарманнан һәм Бөгелмәдән үзенең көндәшләрен җиңеп, волейболчыларыбыз финалның1/4 өлешенә, ә Мөслимнән көндәшләрне җиңеп, финалның 1/2 өлешенә чыкты, анда үзләренең үзсүзле, характерлы һәм физик яктан чыдам булулары аркасында Әлмәт спортчыларын да җиңделәр. Зонаара финал этабында гына Минзәлә шәһәреннән элеккеге уеннарның чемпион командасына юл куйдылар. Хәзер Алексеевск кызларын чемпионатның республика финалында район данын яклау көтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев