Гөрләп узган уеннар
Шимбә көнне район предприятиеләре һәм оешмалары арасында V Спартакиада кысаларында волейбол буенча ярышлар узды.
Уеннар 1нче спорткомплекста һәм 3нче Алексеевск урта мәктәбе спорт залында үтте, анда 16 команда катнашты. Ярышларның баш судьясы Сергей Вангаев сүзләренчә, беренче урынга берьюлы 3 коллектив дәгъва белдергән: "Сайлап алу турын узып, финал стадиясенә "Алексеевскдорстрой", аграр колледж һәм Ялкын урта мәктәбе командалары чыкты, мини-турнирда алар җиңүчене ачыкладылар. Көрәш тигез барды, тик колледж волейболчылары бераз көчлерәк булды", диде ул. Икенче урында - "Алексеевскдорстрой" волейболчылары, өченче урында - Ялкын урта мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев