ГТО отличникларына алтын билгеләр бирделәр
«Мостовик» предприятиесе призларына үткәрелгән чаңгы ярышлары республиканың җиде районыннан һәм Казан шәһәреннән 150 спортчыны берләштерде.
Спортчыларны районыбызда чаңгы спорты кураторы Рөстәм Вәлиев сәламләде. Ул катнашучыларга тиз чаңгы юлы һәм җиңүләр теләде.
Ачылу тантанасы кысаларында физкультура комплексын бик яхшы итеп башкарып, ГТОның алтын билгеләрен Светлана Доронова һәм Рөстәм Вәлиев алдылар.
Чаңгы ярышында Алексеевск районын чаңгы клубы әгъзалары тәкъдим итте.
Ярышларда профессиональ чаңгы ярышларын яратучылар, төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев