Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Икенче уеныбыз уңышлырак үтте

26 һәм 29 сентябрьдә Казанда һәм Түбән Камада үткән баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Алексеевск спортчылары катнашты.

Беренче ярышларда алты команда уйнады. Спорт тренеры Борис Малафеев сүзләренчә безнекеләр уенны бик яхшы башлаганнар: төркемчәдә егетләр беренче урынны яулаганнар. Ә ярымфинал һәм финалда ирешелгән планканы тотып тора алмаганнар: команда составына тагын 1998, 1999 һәм 2000 елгы малайлар да кертелгән, тик физик көч җитмәгән. Нәтиҗәдә Алексеевск командасы спортчылары бары дүртенче урынны гына алган.

Әлеге ярышлар бетүгә баскетболчылар Түбән Камага 1999 елда туган егетләр арасында узучы Татарстан Республикасы беренчелегенә киткәннәр. Икенче уен беренчесеннән уңышлырак булган: алексеевскилылар өйләренә Кубок , медальләр һәм грамоталар белән кайтканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев