Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Көрәш залын ачу

Алексеевскида ял көннәре алдыннан көрәш залы ачылды. Шушы бәйрәм белән яшь көрәшчеләрне район башлыгы Владимир Козонков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәфис Борһанов, Татарстан Республикасы билбау көрәше федерациясенең башкару директоры Хәбир Хәбибуллин һәм Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясенең беренче вице-президенты Ленар Гаянов котлады.

Көрәш залы "Сельхозтехника"ның элеккеге клубы бинасында урнашкан. Көрәшчеләр анда узган елның декабрендә күчкән иделәр инде, ә күптән түгел анда бизәкләү эшләре төгәлләнде. Реставрацияләүгә һәм җиһазлар сатып алуга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә акча бүлеп бирелде. Хәзер Алексеевск районы республика дәрәҗәсендәге турнирларны да кабул итә алачак, чөнки анда ике заманча келәм, яшәү өчен 36 урынлы бүлмә, тренажер залы, душ бүлмәсе, сауна һәм буфет бар. Башкача әйткәндә, югары нәтиҗәләргә ирешү өчен бөтен шартлар тудырылган. Бу хакта яшь спортчыларны яңа урынга күчүләре белән котлаганда кунаклар әйтте.


- Узган атнада яңарып киткән бадминтонны үстерү үзәге ачылды, бүген без бирегә җыелдык, - диде район башлыгы. - Бу зал беренче көн генә эшләмәсә дә, без ачылышны Яңа елга туры китерергә карар иттек, чөнки бу көрәшчеләргә генә түгел, ә бәлки бирегә йөрүчеләр, шушы залдан файдаланучыларга да бүләк. Элек биредә тамаша залы, сәхнә иде, Яңа ел чыршылары, район чаралары үткәрелде. Шул чакта ук аны спорт йортына әйләндерү теләге туды. Без Президентка мөрәҗәгать иттек, ул тәкъдимебезне хуплады, һәм зал үзгәреп китте. Моның өчен аңа зур рәхмәт. Балаларга спортта уңышлар телим. Район газетасында сез көрәш буенча гына түгел, ә бәлки бадминтон, өстәл теннисы, волейбол, баскетбол, мини-футбол буенча да җиңүчеләребез һәм остазларыбызны еш күрәсез. Бу, һәркем үзе теләгән юнәлешне сайлап ала ала, дигәнне аңлата. Спорттагы киләчәгегез өметле булсын. Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм һәм спортта уңышлар, сәламәт һәм көчле Ватаныбызны саклаучылар булуыгызны телим.


Татарстан Республикасы билбау көрәше федерациясенең башкару директоры Хәбир Хәбибуллин, Алексеевск спортчыларын котлап, аларга олимпия чемпионнары булуларын теләде. Шуннан соң район башлыгына бүләк итеп картина тапшырды һәм яшүсмерләр арасында дөнья беренчелегендә җиңүчеләр арасында Алексей Абрамовны һәм шул ук ярышларның бронза призеры Тимур Латыйповны бүләкләде. Ә Диана Игнатьевага, Самвел Мхитарянга, Илнар Закировка һәм Андрон Абдуллинга Хәбир Сабыйр улы таныклыклар һәм күкрәккә тага торган "Спорт мастеры" билгеләре тапшырды.


Бу көнне Идел буе федераль округы беренчелеге призерлары Егор Кулеминга, Алена Аполлоновага, Анастасия Галовага да бүләкләр тапшырылды.
Районда көрәшне үстерүгә өлеш керткәне өчен тренер-укытучы Бари Сөләйманов һәм билбау көрәше буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Габдеҗәлил Сөләйманов, көрәш залын капиталь ремонтлауда катнашканнары өчен "Полигон" хезмәткәрләре: электромонтер Анатолий Лысов һәм столяр Максим Кудряшов - район башлыгының Рәхмәт хатлары, ә физик культура өлкәсендә күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре өчен әлеге комплексның элеккеге һәм хәзерге директорлары Василий Чеканов һәм Валерий Фадеев яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Тантаналы өлештән соң Алексеевск көрәшчеләре күрсәтмә бил алышларда кунакларга үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.


Шулай ук бу көнне ачылу хөрмәтенә залда турнир булып узды, анда Алексеевск көрәшчеләреннән кала Әлки районы спортчылары да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев