Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Мәктәптән – дөнья чемпионатына

Яңа уку елы башланган көнне - 1 сентябрьдә - районның барлык мәктәпләрендә спортка багышланган Универсиада дәресләре узды. Ил күләмендә спорт ярышы без, ерак авылларда урнашканнар өчен нәрсә ул? Кайберәүләр ялгыш, ил күләмендә ярышларда катнашу алар өчен ирешеп булмаслык дип уйлыйлар. Моның капма-каршысына мисал булып бүгенге көндә Казан дәүләт энергетика институтының...

Яңа уку елы башланган көнне - 1 сентябрьдә - районның барлык мәктәпләрендә спортка багышланган Универсиада дәресләре узды. Ил күләмендә спорт ярышы без, ерак авылларда урнашканнар өчен нәрсә ул? Кайберәүләр ялгыш, ил күләмендә ярышларда катнашу алар өчен ирешеп булмаслык дип уйлыйлар. Моның капма-каршысына мисал булып бүгенге көндә Казан дәүләт энергетика институтының икенче курс студенты, безнең элеккеге укучыбыз Артур Макаров тора.

Безнең мәктәптә укыганда ук ул армрестлинг белән мавыкты. 10 сыйныфта укыганда әлеге спорт төреннән районыбыз малайлары арасында иң яхшысы, ә 11 сыйныфта-ир-атлар арасында иң көчлесе булды. Мәктәпне тәмамлагач та ул спортка нокта куймый һәм Казан дәүләт энергетика университетында да армрестлинг белән шөгыльләнүен дәвам итә, тик инде профессиональ дәрәҗәдә.
Артур Татарстан, Идел буе һәм Россия чемпионатларында берничә тапкыр җиңү яулый һәм шуның аркасында илебезнең җыелма командасы составына кертелә. Бу елның маенда Польшада армспорт буенча Европа чемпионаты һәм беренчелеге булып узды, анда безнең укучыбыз малайлар арасында Россиянең җыелма командасы составында республиканың җыелма спортчылары белән беррәттән алтын һәм көмеш призер булды. Ә бу көннәрдә генә Артур Бразилиядән кайтты, ул анда армрестлинг буенча дөнья чемпионатында илебез намусын яклады. Бу юлы аның спортта ирешкән уңышлары "копилка"сына тагын өч медаль: бронза, көмеш һәм алтын өстәлде! Шунысы куандыра, ул туган мәктәбен дә онытмый, даими килеп тора, хәтта малайлар белән шөгыльләнә, аларда җиңүгә ышаныч һәм омтылу тудыра.
Балалар, спорт белән шөгыльләнегез! Күргәнегезчә, үз сүзеңдә тору һәм өзлексез күне-гүләр нәтиҗәсендә район, республика, Россия дәрәҗәсендә генә түгел, ә дөньякүләм ярышларда да катнашырга мөмкин. Бары тик теләк кенә кирәк һәм сезнең барысы да килеп чыгачак. Ә Артур Макаровка без, укучылар, педагогия коллективы һәм авылыбыз кешеләре, яңа үрләр яулавын телибез.

Кыркүл мәктәбе укытучылары һәм укучылары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев