Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Могҗизалар күреп кайтты

Сочида төгәлләнгән Кышкы Олимпиада илебез өчен спорт ягыннан гына түгел, оештыру ягыннан да зур казаныш булды. Меңнәрчә белгечнең һәм волонтерның намуслы хезмәте Уеннарны югары дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирде. Бу Олимпиаданы ясаганнар арасында якташыбыз Дмитрий Золов та булды.

Район үзәге кешесе Сочида инженер булып эшләгән һәм ярыш кунакларына хезмәт күрсәтүче автобусларның һәрчак төзек булуларын, рейска вакытында чыгуларын күзәтеп торган. Дмитрий өчен Олимпиадага юл җиңел генә булып чыкмый. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Дима аграр колледжга механиклыкка укырга керә. Анда аның таланты авыл хуҗалыгы техникасы белән эшләүдә генә түгел, агрономиядә дә ачыла - ул әлеге фән буенча республика Олимпиадасында җиңеп чыга. Укытучыларының киңәше белән Казан аграр университетына агрономлыкка укырга керә. Ләкин машиналарга мәхәббәте аңа тынгы бирми, шуңа күрә укуын Казанның автотранспорт предприятиеләренең берсендә эшләү белән бергә алып бара, университеттан соң шунда кала.


Ә узган елның җәендә, җаваплы, яшь һәм инде тәҗрибәле белгеч буларак, "Универсиада-2013" транспорт департаментында хезмәт куя, анда метан белән эшләүче НефАЗларның эшләвен тәэмин итә. Әлеге авто-буслар спортчыларны һәм волонтерларны Универсиада авылыннан спорт объектларына ташый. Үзен студент уеннарында күрсәтеп, Дмитрий кышкы Уеннарда катнашу өчен персонал җыючы компания тарафыннан тәкъдим ителә.


- Дөресен әйтим, баштан барасым килмәде. Баш тартырга карар иттем, - ди якташыбыз. - Мине апамның балалары Гера белән Ярослав үгетләде, мондый нәрсә гомергә бер генә килә, һичшиксез, барырга кирәк, диделәр алар. Бу идеяне апам Валентина белән аның ире Сергей да хуплады. Нәтиҗәдә мин риза булдым һәм үкенмәдем: Сочи искиткеч матур шәһәр. Әле Олимпиадага әзерлек барган вакытта ук телевизордан шәхси өйләрне сүтеп алу белән бәйләнгән тавыш-гаугалар турында ишеткән идем. Хуҗалары аларны ял итүчеләргә биреп тора торган булганнар. Минемчә, бу тузган өйләрне ишеп дөрес эшләгәннәр, анда хәзер гаять зур корылмалар калкып чыккан. Хәтта аларның безнең илдә төзелүенә ышанасы да килми. Ә транспортны оештыруга килгәндә, шәһәр көтелгәннән дә арттырып җибәргән - яхшы уйланылган развязка челтәре, әйбәт асфальт түшәмә. Шунысы иң уңайлысы булды - сул полосаны олимпия машиналарына бирделәр, шуның белән барлык транспорт проблемаларын юкка чыгардылар. Күрәсең, Казан Универсиадасы тәҗрибәсе үзенекен иткәндер (анда уң полоса билгеләнгән иде - авт.)


Якташыбызның бу курорт табигатеннән тәэсирләре тагын да зуррак:


- Элек минем беркайчан да диңгездә булганым булмады, ә шушы сәяхәт аркасында аның нинди могҗизага тиң икәнлеген белдем. Уеннар вакытында миңа яр буе кластерында, шулай ук тауларда яшәргә туры килде һәм бөтен җир үзенчә матур иде. Таулы урыннарда эшләү үзенчәлекле булды. Безнең Казан автоколоннасы (анда берничә дистә машина иде) уеннар башланырга 10 көн алдан килде һәм шул вакыт эчендә без тау серпантины буйлап йөрергә өйрәндек. Анда бит тигезлек түгел, шартлар да бөтенләй үзгә. Мәсәлән, әгәр безнең Татарстанда 100 чакрым араны бер сәгатьтә үтеп булса, тауларда исә шул ук араны үтүгә 2,5 сәгать сарыф итәргә кирәк булачак. Әгәр тизрәк йорсәң организмда кан басымы күтәрелә һәм берничә көнгә боләничныйга китәргә туры киләчәк.


Уеннардагы турыдан-туры эше турында сөйләгәндә, Дмитрий, минем вазыйфаларыма барлык транспорт һәм автопаркның өзлексез эшләве керде, ди.


- Минем сменада ике йөзгә якын пассажир автобусы иде, алар кунакларны Олимпиадага ташыдылар. Ачылу тантанасына безнең машиналар бер кунакханәдән депутатлар һәм зур урындагы түрәләрне барып алды. Минем автобуста коммунистлар партиясе җитәкчесе Геннадий Зюганов барды, кузгалыр алдыннан, ул минем янга килеп, җилкәмә кулын куйды да: "Әкрен генә кузгалыйк..." - диде. Бу минем өчен бик гаҗәп булды, элек бит аны телевидениедән генә күрә идем, ә хәзер ул минем янәшәмдә басып тора, мин аның турында әбиемнән күп нәрсәләр ишеткән идем. Соңыннан аңа шалтыраттым, ул бик сөенде, чөнки ул аны хөрмәт итә. Уеннар буена мин туганнарыма бик еш шалтыраттым, чөнки безгә лимитсыз элемтә тәкъдим ителде. Ярышларга ничек йөрүем турында, спорт объектлары янында йөргәндә танылган Фетисов, Третьяк кебек спортчыларны, төрле спорт төрләре буенча Россия җыелма командасы уенчыларын якыннан күрүемне сөйләдем.


Дмитрий ярышлар турында аерым сөйләде:


- Мин күп кенә ярышларда булдым һәм анда уңай мохит хөкем сөрүен күрдем. Җанатарлар безнең спортчыларга гына түгел, ә башка ил вәкилләренә дә уңыш теләп тордылар. Грециядән килгән иң яшь катнашучы зур тизлек белән төшкәндә бер чаңгысын югалтты, тик ул егылмады, ә трасса уртасында туктап кала алды. Финишка килеп җитмәвенә карамастан, аны җиңүче кебек сәламләделәр. Волонтерларны аеруча билгеләп үтәсем килә, алар әлеге уеннарны бик күңелле ясадылар. Казанда аларның күбесе яшьләр булса, Сочида бу урта яшьтәгеләр һәм өлкәннәр. Күбесе гүзәл затларыбыз. Олимпиада хатын-кызларның нәфис җилкәләрендә үтте дә инде, дип әйтеәң дә була. Олимпиада шәһәрендә волонтерлар белән бергә Җиңүчеләр аллеясендә агач утыртып, мин дә үзем турында истәлек калдырдым.


Форсаттан файдаланып, газета аша Алексеевск районының барлык хатын-кызларын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм, барыгызга да хатын-кыз бәхете телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев