Заря
  • Рус Тат
  • Өч йөздән артык алексеевскилы «Россия чаңгы юлы-2020»гә чыкты

    Чаңгы базасында Бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм чаңгы ярышлары узды, алар ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.

    Ярышларда мәктәп укучылары, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, шулай ук чаңгы спортын яратучылар катнашты. Традиция буенча безгә Чистай чаңгычылары да килде, алар инде күптәннән безнең чаңгы базасын үз итә. Ир-атлар биш километр араны, ә хатын-кызлар һәм балалар ике километр чаңгы трассасын уздылар. Аниматорлар спорт бәйрәмендә катнашучыларга күңелле кәеф бүләк итте. Спортчыларга күңелле конкурслар һәм кайнар чәй белән сыйлаулар туңырга ирек бирмәде. Барлык призерлар да грамоталар алды, ә беренче һәм икенче урыннарны алган чаңгычылар башлыклар белән бүләкләнде. Старт алдыннан ярышларда катнашучылар Анна Ивановна Крылованы бер көн элек булган җитмеш яшьлек юбилее белән котладылар. Алексеевскиның спорт ветеранына спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров район башлыгы Сергей Демидов исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды. Бу көнне Анна Ивановнаның үзенә бүләк ясавы да символик мәгънәгә ия – ул үз яшь категориясендә пьедесталның беренче баскычын яулады. 
     

    Салкын һәм кояшлы һава торышы чаңгы базасында булган спорт бәйрәме мохитен тулыландырды. 
     

    - Барысы да шәп, ярышларда катнашучылар бик күп, дөрес, суларга бераз авыр булды, чөнки бик суык иде, - ди йөгерүдә катнашучы Ольга Турнина. – Әмма гомумән алганда, барысы да бик әйбәт, чаңгы ярышларыннан без көч-куәт һәм күтәренке кәеф алдык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: