Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Призлы өч урын алдылар

Әлмәт балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелегендә өстәл теннисы буенча тагын бер спортчыбыз чемпион булды.

Безгә тренер Геннадий Типясев сөйләгәнчә, ярышларда Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан, шул исәптән башкаланың үзеннән дә теннисчылар катнашкан. Барлык көч сынашулар йомгаклары буенча түбәнкамалылар призлы урыннарсыз калган, ярчаллылылар бер өченче урын алган, Казан спортчылары исә бер беренче урынны яулаганнар, аның каравы ярышларның хуҗалары арасында призерлар күп булып чыккан. Бу юлы безнең егетләр дә сынатмаган: Станислав Фомин 2000 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәткән; 1999 елда туган Алсу Йосыпова 1997 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында көмеш призга ия булса, 1998 елда туган Виктория Ульянко исә 1997 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында "бронза" яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев