Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Һәркем үзен кулга ала ала

Казанның "Урам спортчылары" төркемендә катнашучылары алексеевскилыларны көчле, ихтыярлы һәм түземле булулары белән гаҗәпләндерделәр. Алар безнең районга Яшьләр һәм наркотикларга каршы көрәшү көнендә килгән иделәр.

Республика башкаласыннан килгән кунаклар сәламәт яшәү рәвеше алып барсаң, турникларда һәм борысларда даими төстә шөгыльләнсәң, күп нәрсәгә ирешергә мөмкин булуын үз мисалларында күрсәттеләр. Күрсәтмә чыгышлар вакытында алар гимнастика һәм акробатика элементларын үтәделәр, бистәнең беренче мәктәбе стадионына килгән тамашачылар шуны карап таң калдылар.


Хәрәкәт лидеры Борис Алякринский, спортның бу төре белән һәркем шөгыльләнә ала, монда иң мөһиме - ихтыяр көче, - ди:


- Без моңа тиз генә өйрәнә алмадык. Барысы да гади күнегүләрдән - борыста күтәрелүдән һәм отжиманиедән башланды. Акрынлап кына катлаулырак трюкларны да үти башладык. Сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз һәм һәр көнне үз өстебездә эшлибез. Яшермим, көне буена арып бетәбез, шуңа күрә күнегүләргә барырга теләмәгән чаклар да була, ләкин үзеңне җиңеп, мәйданга киләсең, ә анда инде егетләр килгән була, һәм арыганлыкларың эреп юкка чыга. Спортның бу төре нәрсәсе белән үзенә җәлеп итәме? Гадилеге һәм һәркем шөгыльләнә алуы белән. Һәр кеше кечкенәдән башлый ала. Ә мондый катлаулы трюкларны тиз генә ясый алмыйсың, шуңа күрә җәрәхәт алу куркынычы зур.


Яшь спортчылар, чыгыш ясауларыннан тыш, мастер-класс үткәреп, алексеевскилыларны борысларда дөрес күтәрелергә һәм отжимание ясарга да өйрәттеләр. Ә аннары үз көчләренә ышанган акциядә катнашучылар үзара көч һәм җитезлектә ярыштылар. Биредә Биләрдән килгән егетләр аерылып торды, алар барлык яшь категорияләрендә призерлар булдылар.


"ФОРПОСТ" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар чара кысаларында кул сугышы осталыгын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев