Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Шулай да иң мөһиме – җиңү!

Казанның Үзәк стадионында дүрт көн буена барган республика беренчелегеннән Алексеевскиның яшьләр волейболчылар командасы, чираттагы тапкыр көндәшләреннән өстен булуларын күрсәтеп, җиңү яулап кайтты. Өлкән тренер Сергей Вангаев сүзләренә караганда, мондый ярышларда җиңү бик авыр: 14-15 яшьлек спортчылар, кагыйдә буларак, билгеле бер югарылыкларга ирешәләр һәм күп кенә уен күнекмәләрен камил беләләр икән...

Казанның Үзәк стадионында дүрт көн буена барган республика беренчелегеннән Алексеевскиның яшьләр волейболчылар командасы, чираттагы тапкыр көндәшләреннән өстен булуларын күрсәтеп, җиңү яулап кайтты.

Өлкән тренер Сергей Вангаев сүзләренә караганда, мондый ярышларда җиңү бик авыр: 14-15 яшьлек спортчылар, кагыйдә буларак, билгеле бер югарылыкларга ирешәләр һәм күп кенә уен күнекмәләрен камил беләләр икән инде. Шуңа күрә андый уеннар, кагыйдә буларак, чын сугыш урынына әйләнә. Узган волейбол ярышлары да искәрмә булмаган.
Очрашуның беренче көнендә Алексеевск егетләре мәйданчыкта Әлки спортчылары белән очрашканнар. Күршеләр йомшаграк булып күренгәннәр, ләкин уенның ничек тәмамланачагы ахыргача билгеле булмаган. Бәйләүченең башка уенчылар белән эш-хәрәкәтләрендә килешү булмау һәм һөҗүм итүләрнең, туп тапшыруларның соңгы стадиясендә егетләребезнең күп кенә хаталар җибәрүләре аркасында көндәшләр очколар саны буенча артта калсалар да, аларны куып җитә язганнар. Көн 2:0 исәбе белән егетләребез файдасына тәмамланган.
Икенче көн бик тә беренчесен хәтерләткән. Сарман районының Җәлил бистәсе җыелма командасы белән көрәштә егетләребез элеккечә үк хаталар җибәргәннәр, шуның аркасында җиңүгә (2:0 исәбе белән) бик авырлык белән ирешелгән.
Ике көн йомгаклары буенча ярым финалчылар билгеләнгән. Хәзер инде финалга чыгарга кирәк, моның өчен ун команданың дүртесе белән көрәшәсе була. Бу этапта волейболчыларыбызга көндәшлекне узган уеннар призеры, күптән реванш алып, пьедесталның иң югары баскычына күтәрелергә хыялланган актанышлылар тәшкил итә. Монда да егетләребезгә тренер Сергей Геннадьевич җитәкчелегендә алда торган эш-хәрәкәтләрнең планын эшләү буенча тактик дәресләр һәм башка волейбол дружиналары белән көрәшүләре барышында көндәшләрнең хаталарын анализлау ярдәм иткән. Актаныш җыелма командасының бәйләүчесе ятьмәгә бик якын килеп, үзе артында ачык зона калдырган. Волейболчыларыбыз аның нәкъ менә шул "начар гадәт"еннән файдаланганнар. Көрәш каты һәм киеренке булган. Ләкин уенчыбыз Николай Денисовның тупны нәфис итеп тапшыруы (команданың язмышы күбесенчә шуңа бәйле булган) һәм Алексеевск җыелма командасының башка әгъзаларының төгәл, грамоталы гамәлләре, дошманның көчле булуына да карамастан, бу юлы да җиңү яуларга булышкан.
Төрле иптәшләрчә турнирларда берничә тапкыр җиңеп чыккан, шулай ук бу беренчелектә бер тапкыр да оттырмаган Сарманнан килгән яшьтәшләре белән финал уеннары иң катлаулысы һәм хәлиткече булган. Егетләр сайлап алган кебек барысы да озын буйлы, шул ук вакытта кирәк-ярак белән тәэмин ителү ягыннан да алардан көнләшергә мөмкин. Тикмәгә генә залда утыручыларның күбесе аларга уңыш юрамагандыр. Өстәвенә көндәшләр гел һөҗүмчеләр ролендә булганнар һәм туп алар кырында булганда нык торып каршылык күрсәткәннәр. Бәхеткә, суд әгъзаларының юрамалары тормышка ашмаган: егетләребез бөтен күңелләрен биреп уйнап, дошманга җиңү өчен бер генә өмет тә калдырмаганнар. Исәп 2:0.
Ә менә җыелма команда составында бу җиңүне яулаган һәм 1нче урын өчен кубок (соңгы биш ел эчендә бишенче) алган егетләрнең фамилияләре. Болар-Николай Денисов, Арслан Равилов, Алексей Пилишкин, Игорь Коновалов, Дмитрий Ирисов, Дамир Сәләхиев, Дмитрий Медвежонков (Алексеевск, тренер Сергей Вангаев), Виктор Кондратьев (Кр.Баран, тр. Владимир Фомин), шулай ук Салават Хамматов һәм Рәмзил Зарипов (Түбән Тигәнәле, тр. Рәфкат Сәхәбетдинов).
Афәрин, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев