Заря
  • Рус Тат
  • Сәламәт яшәргә ГТО өйрәтәчәк

    Совет чорында яшәүчеләр ГТО нормаларын тапшырганнарын яхшы хәтерлиләрдер әле. Россия Президенты Указы нигезендә янәдән илебездә "Хезмәт һәм оборонага әзер" (ГТО) нормативлары - физкультура - спорт комплексы гамәлгә кертелде дип газетабызда язган идек инде.

    Исеме бик авыр әйтелешле булса да, аның җисемендә һәркем өчен бик тә кирәкле булган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ята. Шуңа күрә спорт белән массакүләм шөгыльләнү кирәклеген күздә тотып, ил башлыгы шундый карарга килгәндер дә инде. Шәхсән мин үзем әлеге фикерне бик сөенеп кабул иттем, эштән кайткач, ялкауланып ятмаска, компьютер яки телевизор экраннарыннан аерып алырга бик яхшы чара ул. Нормативларны кешедән калышмыйча тапшырырга кирәк дип, йөгерергә дә чыгарсың, чаңгыга да басарсың, гимнастикасына да тотынырсың. Әмма, иманым камил, гомер буе спортны, мәктәптә физкультура дәресләрен яратмаган кеше өчен ГТО әллә бар, әллә юк булачак. Шуңа күрә нормативларны тапшырган кешене төрле ташламалар, кызыксындыру чаралары белән дә җәлеп итәргә кирәктер. Хәер, ГТО нормативларын тапшыру ныклап гамәлгә кермичә, бу турыда сөйләшү хыялда гына булачак. ГТОның нәрсә икәнен өлкәнрәк буын гына белә дигәнем буш сүз түгел, мәктәпне тәмамлаган 18-30 яшьлекләрнең аның турында ишеткәннәре дә юк. Менә берничә кешедән сораштырып карау да шундый нәтиҗәгә китерде.

    Михаил Константинов, Чуваш Майнасы авылы ветераннар советы рәисе, аксакал, халык академигы:

    - СССР таркалганнан соң, ГТО нормативлары тапшыру да онытылды. Аны яңадан кертү турындагы Указның максаты - физкультура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтен тагын да камилләштерү, халык сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән физик тәрбия бирү системасын булдыру. Спорт белән шөгыльләнү, әлбәттә, бик кирәкле гамәл. Мин үзем ГТО нормативларын күп тапшырдым. Элек ул ГТО нормасын тапшырмаган егеткә кызлар да карамый иде, шуның өчен ничек булса да аны тапшырырга тырыша идек. Әле аны тапшырган өчен алган значокларны горурлык белән күкрәккә тагып йөри идек. Миңа хәзер 89 яшь, Аллага шөкер машинада йөрим, үземне бик әйбәт хис итәм. Мин үзем чаңгыда йөрүгә өстенлек бирәм, шуңа да 80 яшьлек хатыным белән тизрәк кар яуганны көтәбез, рәхәтләнеп саф һавада урман буйларын әйләнеп кайтачакбыз. Мин, гомумән сәламәт яшәү рәвеше алып барган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән ир-егетне хөрмәт итәм. Армия сафларында да кемнең-кем икәне бик тиз күренә иде, мәсәлән авыл малайлары көрәкне дә башкача тота, ә шәһәрнекеләр көрәк тә тота алмый иде, алар кая инде ГТО тапшырсын. Минем 9 китабым басылып чыкты, аларда да бу турыда шигырьләр бар. ГТОны мәктәптә дә, армиядә дә тапшырдым. Балалар спорт белән шөгыльләнеп үсәргә тиеш дигән караш белән яшәгәнлектән, ГТО кертелүгә бик уңай карыйм.

    Ләйсән Зиннәтуллина, ЗАГС белгече.

    - Узган ел ГТО нормаларын бары тик мәктәп укучылары гына тапшырырга тиеш иде. Быел оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләрне дә "тарта" башладылар. Без берничә оешма бергә тапшырдык. Мин алтын значокка тапшырдым, әлеге бәйгедә җиңү, билгеле, зур мәртәбә. Әмма ул зур әзерлек таләп итә.

    Галина Александрова, пенсионер:

    - Бик кызыклы яңалык бу. Яшьләрдә максатчанлык, җаваплылык кебек сыйфатларны ныгытыр иде ул. Безнең заманда ГТО нормалары тапшыру кызыклы уза иде. Хәер, ул чорда физкультура дәресләре дә күбрәк укытылды бит. Мәрхүм абыем Алексей да спортка мөкиббән иде, ул спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсенә кадәр җитте. ГТОдан соң, пионер, комсомол оешмаларын да кире кайтармаслармы икән? Югыйсә, күпчелек яшьләрнең кыйбласы юк, һәм моның өчен безгә нәкъ әнә шундый көчле идеологик максатлары булган оешмалар җитми, минемчә.

    Гали Вәлиев, Урта Тигәнәле урта мәктәбе укытучысы:

    - Мәктәп балаларының күбесе ГТОның нәрсә икәнен белә инде. Чөнки 1 сентябрьдән үк район мәктәпләрендә укучылар нормативларны тапшырып карадылар. ГТО нормалары төрләренә килгәндә, мәҗбүриләре дә, сайлап алу мөмкинлеге булганнары да бар. Мисал өчен, мин 50-59 яшьлек ир-атлар тапшырырга тиешле нормалардан чыгып эш итәргә тиеш булам. Аерым алганда, бу яшьтәгеләр 13 минут эчендә ике чакрым (яки вакыт исәпләмичә генә өч чакрым) араны йөгереп үтәргә, бер минут эчендә аркага яткан килеш гәүдәне 20 тапкыр күтәрергә тиеш. Болардан кала, үзең сайлаган нормаларны да үтәргә кирәк. Моңа чаңгыда биш чакрым араны 38 минутта үтү (җәйге чорда яисә кар булмаган төбәкләрдә өч чакрымга йөгерү), 50 метрга йөзү, пневматик яисә электрон мылтыктан атып, мишеньгә 25-30 тапкыр тидерү һәм җәяү туристик сәфәр кылу кертелгән. Алда аталган сигез сынауның дүртесен үтәгән кешегә ГТОның алтын билгесе тапшырыла. Укучылар өчен ГТО нормалары 5 "баскычка", ягъни биш яшь категориясенә бүленгән. Бу категорияләргә 6 яшьтән 17гә кадәр укучылар керә. Бу яңалыкка карата мин бик уңай карашта. Элек эшкә урнашканда: "Син ГТО тапшырдыңмы?"- дип сорап кына эшкә алалар иде. Укырга кергәндә дә өстенлеге бар иде, армиядә хезмәт иткәндә дә файдасы тиде. Миндә әллә ничә ГТО значоклары саклана, көмеше дә, алтыны да бар. Дөрес, хәзерге нормативлар элеккеләреннән берникадәр аерыла, әмма сәламәтлек өчен аның файдасы искиткеч зур.

    Мәктәпләрдәге физкультура укытучылары әйтүенчә, район укучылары арасында нормативларны үти алмаучылар шактый икән. Май аенда тагын бер кат аларны тапшырып карау планлаштырыла. Мәктәпләрдә моңа кадәр дә инде ГТО элементлары булган "Президентның спорт уеннары" дигән программа буенча укучыларның спорт ягыннан никадәр әзерлекле булулары тикшерелә иде. Бу - сыйныфлар, мәктәпләр арасында бәйге сыман үткәрелә торган чара. Барлык күрсәткечләр тупланып, республика Мәгариф министрлыгына җибәрелә. Әлеге формада читтән торып үткәрелгән беренче турда җиңүчеләр республикакүләм бәйгегә чакырыла, анда җиңеп чыккан район Россия киңлекләренә чыга, аның тәртибе шундыйрак.

    Нәфис Фәйзуллин, 3нче Алексеевск урта мәктәбе физик культура укытучысы:

    - Соңгы елларда югары технологияләр тормышыбызга тирән үтеп керде. Компьютерлар, смартфоннар, планшетлы компьютерлар гадәти күренешкә әверелде. Нәтиҗәдә, белем бирү, мәгълүмат алу мөмкинлеге артты. Шул ук вакытта, Интернет, компьютер "коллары"ның сәламәтлеге какшавы мәгълүм булды. Үсеп килүче буынның сәламәтлеккә туймавы шул хакта сөйли. Хәзер, киресенчә, халыкны спортка, актив ялга җәлеп итү бурычы тора, бу көнүзәк мәсьәлә.

    ГТО нормалары СССРда 1931 елда кертелгән. 10-60 яшьтәге ватандашларыбыз көчен 100 метрга йөгерүдә, җирдән куллар белән этенүдә, каланчадан суга сикерүдә һәм граната ыргытуда көчен сыный алган. Спортны актив пропагандалаучы, сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар сафын арттырган бу күркәм традиция 1991 елда туктап калган иде. Ниһаять, ГТО нормалары янә тормышыбызга әйләнеп кайтты. Югары нәтиҗәләргә ирешү абруйлы да, отышлы да. Әйтик, быелдан югары уку йортына укырга алганда ГТО нормаларына да игътибар итәчәкләр. Димәк, өлкәннәргә дә, яшьләргә дә спорт белән актив шөгыльләнә башларга нигез бар. Түштә дәрәҗәлерәк билге кадалып торса, синең абруең да югары, сәламәтлегең дә ныклы дигән сүз. Бүгенге заманда бик кирәкле карар. Чөнки ниндидер мәҗбүри норматив кертү укучыларда спортка карашны да, аларның җаваплылыгын да арттырырга тиеш. Сер түгел, бүген физкультурага йөргәнче медицина белешмәләре алып, бу дәресләрдән азат булуны хуп күрүче укучылар да җитәрлек. ГТО кертелсә, андыйлар кимер иде, димен.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: