Заря
  • Рус Тат
  • Спорт бәйрәме белән саубуллашу

    Универсиаданы үткәрү өчен махсус төзелгән "Казан-арена" стадионында 2013 елгы Җәйге студент уеннарының ябылу тантанасы булып узды. Әлеге чарага районыбыздан да кунаклар чакырылды. Алар безнең белән әлеге тантанада һәм концертта нәрсә күрүләре турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.

    Николай Леденцов, "Алексеевск инженерлык челтәрләре" генераль директоры:
    - Миңа Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев студентлар спорты хәрәкәте башлыгы Клод-Луи Гальен белән бергә Казандагы XXII Бөтендөнья Җәйге студентлар уеннарының ябылуын игълан иткән тамаша башыннан алып ахырына кадәр ошады. Концерт, әлбәттә, күбрәк яшьләр өчен оештырылган иде, ләкин ул безне дә дулкынланырга мәҗбүр итте. Волонтерлар тарафыннан бөтен нәрсәгә зур игътибар күрсәтелде, оештыруда нәкъ менә алар башыннан алып ахырынача мөһим роль уйнадылар. Алар шулай ук барлык илләрнең спортчылары кебек үк, парадка да чыктылар. Шуннан соң Россия эстрадасы артистлары тере тавышлары белән чыгыш ясадылар. Динә Гарипованың Евровидение-2013тә җырлаган "What if" хиты күпләрне сөендерде. Боларның барысын да каравы рәхәт булды. Ябылу тантаналы төстә үтте.

    Екатерина Щукина, "Мостовик" ЧҖҖның баш бухгалтеры:
    - Мин республикабыз өчен шундый мөһим вакыйгага билет ала алуыма бик шатмын. Миңа барысы да ошады. Чараның куелышы, хезмәт күрсәтү бик әйбәт иде. Безгә карата барысы да итагатьле булды, волонтерлар безне яхшы каршыладылар һәм озатып калдылар. Истәлеккә Универсиада башланыр алдыннан бирелгән әйберләр калды. Шәхсән мин аларны туганнарыма да өләштем. Минем күңелемә тагын Дмитрий Медведевның чыгышы да хуш килде. Ул елмаеп, безне татар телендә сәламләде, бу бик күңелле булды. Казан мэры Илсур Метшин да матур итеп йомгаклау сүзен әйтте. Ул Клод-Луи Гальен белән бергә Универсиаданы бик әйбәт үткәргән өчен бөтен кешегә рәхмәт белдерде һәм аны ябык дип игълан итте.

    Рифкат Сөләйманов, яшь-ләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы:
    - Тулаем алганда, Казанда Универсиаданы ябу тантанасында барысы да яхшы булды. Миңа артистларыбыз катнашындагы концерт ошады. Мин илебез командасы өчен горурлык хисләре кичереп утырдым. Алар бит күпме медаль яуладылар. Без шулай ук берничә генә спортчы килгән командаларга да уңыш теләп тордык. Алар да алкышларга лаек иделәр. Нәтиҗәдә Казанда булып узган Универсиада күңелебездә мәңге сакланачак.

    Алексей Вангаев, район газетасы хезмәткәре:
    - Ачылышны карагач, мин ябылуда тагын да зуррак тамаша көткән идем. Уеннар дәвамында мин тамашаның җиңелрәк буласын белдем. Мин Земфира катнашындагы концерт репетициясенең бер өлешен караган һәм ул миңа бик ошаган иде. Факел сүнеп, утларның экран буенча җырчы Земфирага таба китүләре күбрәк хәтеремдә калды. Әйләнә-тирәдәгеләргә һәм бөтен дөньяга җылылыкны ул тапшырды, бу искиткеч булды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: