Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Спортта чыныгып үсәләр

Тормышының мәгънәсе һәм бәхете, идеалы һәм мохтаҗлыгы, матурлык һәм гармониялелек, иҗади хезмәт һәм ял төшенчәләре арасында сәламәтлек аерым урын алып тора. Чөнки сә-ламәтлек булмаса, барлык калганнарның кирәге, мәгънәсе югала. Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Менә шуны аңлап яшиләр дә инде Урта Тигәнәле мәктәбе укучылары һәм яшьләре. Спорт белән нык...

Тормышының мәгънәсе һәм бәхете, идеалы һәм мохтаҗлыгы, матурлык һәм гармониялелек, иҗади хезмәт һәм ял төшенчәләре арасында сәламәтлек аерым урын алып тора. Чөнки сә-ламәтлек булмаса, барлык калганнарның кирәге, мәгънәсе югала. Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Менә шуны аңлап яшиләр дә инде Урта Тигәнәле мәктәбе укучылары һәм яшьләре. Спорт белән нык дуслашкан укучылар турында безгә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Камалова язып җибәргән.

Урта Тигәнәле мәктәбе. Шимбә көн. Соңгы дәреснең тәмамланганын белгертеп, кыңгырау чыңлады. Ләкин беркем дә китәргә ашыкмый. Кая инде ул кайту! Бүген бит мәктәбебезнең хоккей командаларын җиңүләре белән тәбрикләргә дип хуҗалыгыбызның җитәкчесе Хамматов Тәлгат Рәфәгат улы һәм шәхси эшмәкәр Алия Нурхәммәт кызы киләчәк.
Барлык укучылар, укытучылар актлар залына җыелышты. Тантананы директорыбыз Әлфир Таһир улы ачып җибәрде һәм сүзне Тәлгат Рәфәгат улына бирде. Ә аның йөзендә-шатлык, күзләрендә нур балкый. Шатланмаслык та түгел бит. Менә бер-бер артлы мәктәпнең хоккей командалары сәхнәгә менәләр. 13-14 яшьлек укучылардан торган команда Биләрдә "Алтын алка" призына уздырылган хоккей ярышында 6 команда арасыннан беренчелекне яулады. Алар арасында бер кызыбыз Фәретдинова Алсу да елмаеп, горур басып тора.
Сәхнәгә икенче команда чакырыла. Болар - шул ук "Алтын алка" призына уздырылган ярышларда район буенча 3нче урынны яулаган 15-16 яшьлек егетләребез.
Юеш Көрнәледә Алексеевск муниципаль районы башлыгы призына уздырылган хоккей ярышында авыл яшьләре командасы 2нче урынны яулады. Афәрин, егетләр!
Тәлгат Рәфәгат улы аларның һәркайсының кулын кысып, истәлекле бүләкләр тапшырды.Яңадан-яңа уңышларга ирешеп, туган авылыбызның, мәктәбебезнең данын күтәрүләрен теләде. Шуның өстенә әле "Иң яхшы капкачы" исеменә лаек булган Зарипов Рәсим, "Иң көчле һөҗүмчеләр" - Зарипов Рәмзил, Хамматов Салават, Буранов Рәзил, "Иң оста сакчылар" - абыйлы-энеле Галиевлар: Илфат белән Илсаф аерым билгеләп үтелде. Иң актив җанатар да игътибарсыз калмады. Кыш буена бер уенны да калдырмаучы Әхмәтов Айрат истәлекле бүләккә ия булды. Колхоз рәисе үзенең чыгышында спорт сөючеләргә исәнлек-саулык теләп, алар белән горурлануын әйтте.
Тантананың йомгаклау өлешендә кызларның дәртле биюләре, моңлы җырлары җиңүчеләргә бүләк булып яңгырады.
Котлауның икенче өлеше ашханәдә дәвам итте. Өстәлләр сый-хөрмәттән сыгылган. Уен-көлке, шаяру, тапкыр сүзләр, теләкләр, рәхмәт сүзләре белән бәйрәм гөрләп торды. Хоккейчыларыбыз бик канәгать калдылар. Рәхмәт сүзләрен Тәлгат Рәфәгат улына, остазларына матур итеп җиткерделәр.
Бу командаларның тренеры Җаббаров Илсур Әхнәф улының да шатлыгы йөзенә чыккан. Бүген ул үзенең авыр хезмәтенең уңышларын күрде. Укучыларыбызның бу җиңүләренә башка күп кенә кешеләрнең дә өлеше керде. Быел гына физкультура дәресләрен укытырга килгән Мәхмүтов Айнур абыйлары спорт мәйданчыгындагы бозны бик әйбәт дәрәҗәдә тотты. Ә аның туганы Мәхмүтов Рөстәм Фоат улы Урта Тигәнәле мәктәбенең хоккей командасын 15 комплект кием белән тәэмин итте. Үз якташларын якын итеп шундый зур бүләк тапшырганы өчен аңа зур рәхмәт.
Мәктәп укучыларының, авылыбыз егетләренең уңышларын күрү, билгеле, бик күңелле. Вәлиуллин Инсаф, Зарипов Рәзил, Галиев Илфат, Шиһамов Фидаил авыл данын яклар өчен Казаннан бик тиз кайтып җитәләр. Менә шуннан гыйбарәттер инде ул патриотик хис дигән төшенчә. Алар бит студентлар (акчалары да, вакытлары да исәптә). Без сезнең белән горурланабыз, сезнең өчен шатланабыз, егетләр!
4 ел элек мәктәп янында төзелгән корт авылыбызның барлык балаларын тартып тора. Бу бик әйбәт. Малае-кызы барысы да тимераяклар алдылар, рәхәтләнеп шуалар, саф һавада сәламәтлекләрен ныгыталар.
Менә бүген мәктәптә шушы матур чарада без уңышларыбыз өчен шатланып утырдык. "Үз теләкләре белән йөрмәсәләр, тырышмасалар, бүгенге нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде", - ди остазлары.
Билгеле,бу егетләр барысы да спорт юлыннан китмәсләр, әмма алар тормышта үз урыннарын тизрәк табарлар, командада тәрбияләнү дә нәтиҗәсез калмас.
Гел шулай шат күңелле, көчле рухлы, энергияле булып калыгыз, егетләр! Алга таба да призлы урыннар гына алачакларыгызга ышанабыз!
P.S. Бу мәкалә газета битләрендә чыкканчы Урта Тигәнәледән тагын шатлыклы хәбәр килде. 17-18 яшьлек хоккейчылар район күләмендә үткәрелгән "Алтын алка" ярышында 1нче урынны яулаганнар. Рәхмәтләрен колхоз идарәсенә җиткерергә куштылар, чөнки ярыш алдыннан тимераякларны үткерләп кайтарганнар. Үткен тимераякларда чабу күпкә җиңелрәк шул. Афәрин, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев