Заря
  • Рус Тат
  • спорттан – уңай энергия

    Узган шимбәдә район үзәгенең беренче мәктәбе янында "2013- милләтләр кроссы" Бөтенроссия йөгерү көне булып узды, анда район мәктәпләре, оешмалар һәм предприятиеләреннән 500гә якын кеше катнашты.

    Инде гадәткә кергәнчә, маршрут бистә үзәге урамнарыннан узды һәм ике чакрымны тәшкил итте. Мәктәп яныннан кузгалып китеп, спортчылар Некрасов, 8 Март, Чапаев, Бутлеров урамнары буйлап йөгерделәр һәм әйләнеш ясап, мәктәп янында финишка килеп җиттеләр. Кече яшьтәге балалар өчен ара бераз кыскарак булды.

    2001-2003 елларда туган яшь-тәшләрен җиңгән Зур Полянкадан Даша Худякова, финишка килеп җитүгә, тыны кысылуга да карамастан, безнең сорауларга рәхәтләнеп җавап бирде, җиңүгә ирешер өчен үзенең даими төстә шөгыльләнүе хакында сөйләде:

    - Үз мәктәбемдә барысыннан да яхшырак йөгерәм, әмма бит бүген биредә районның иң җитез кызлары җыелган, шуңа да авыррак булды, әмма мин җиңүемә ышанган идем.

    Тагын бер җиңүче, бистәнең өченче мәктәбе укучысы Виталий Белянин үзе өчен төп кыенлык трассада булды диде:

    - Асфальттан йөгерү кыен булды, аяклар бик тиз арый, мин үзем хоккей секциясенә йөрим, анда гадәттә урман буйлап йөгерәбез, анда җиңелрәк.

    Ромоданнан физкультура укытучысы Сергей Белозеров үз укучылары белән горурлана:

    - Биш укучымның өчесе призерлар булды, Катя Баршис һәм Ваня Родионовлар үз яшьтәшләре арасында беренче урынны яуладылар, Ольга Озерова икенче килде, ә Лиана Вәлиева исә җиңүгә ихтыяр көче күрсәткәне өчен билгеләп үтелде, ул финишка дүртенче булып килде, аңа өченче урынны алу өчен берничә секунд кына җитешмәде.

    Күп кенә малайлар баскетбол һәм футбол секцияләренә йөри, шуңа күрә дә нәтиҗәләр әйбәт, безнең хәтта кызлар арасында да мини-футбол буенча команда бар, физкультура дәресләрендә дә чыдамлылык өстендә эшлибез, гомумән алганда, әзерләндек. Сүз уңаеннан, 30-34 яшьлек ир-атлар арасында Сергей үзе дә финишка беренче килде.

    Кызганычка каршы табибларга да мөрәҗәгать итәргә туры килде, өлкән спортчыларның берсен хәтта "Ашыгыч ярдәм" машинасында алып китәргә туры килде - җиңү теләге бик зур булган күрәсең, ул бөтен дистанцияне алда баручы өчлектә үтеп, финишка килеп җиткәндә генә бераз хәле китеп, тик шулай да ихтыяр көчен туплап барыбер финиш сызыгын үтте һәм соңыннан барыбер хәле китеп егылды. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң, ул бүләкләү тантанасына килде.

    Көн һава торышы болытлы булуга да карамастан, сәламәт яшәү рәвешен яратучыларга барыбер уңыш елмайды - сибәләп торган яңгыр әйтерсең, узышлар беткәнне генә көткән, ул җиңүчеләрне грамоталар һәм призлар белән бүләкләгәндә генә ява башлады. Тик бу кросста катнашучыларның кәефен бозмады, чөнки алар спортның уңай энергиясен алдылар һәм бик шат иделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: