Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Өстәл теннисы

Татарстан башкаласында узучы "Татарстан Республикасы өметләре" турнирында республика шәһәрләре һәм районнарыннан 200гә якын теннисчы катнашты.

Авыл районнары теннисчылары арасындагы зачетта 11-12 яшьлекләр арасында Лебединодан килгән спортчыбыз Валерия Пашагина икенче урынны алды. Шулай ук почет пьедесталының икенче баскычына Кр.Бараннан Валерия Зайцева (10 яшьлекләр һәм аннан яшьрәкләр арасында) күтәрелде. Ә Биләрдән Анастасия Мальцева өченче мактаулы урынны алды.


Тренер Геннадий Типясев Лебедино спортчысы, бер генә партияне оттырган Илья Лапшинның бик әйбәт техника һәм тактик әзерлеген билгеләп үтә. Турнирда иң яшь катнашучы, балалар бакчасында тәрбияләнүче Миша Сяркинга (җиде яшь) килгәндә, ул 10 яшьлек һәм аннан да кечкенәрәкләр категориясендә 50 катнашучы арасында 37нче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев