Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Тагын Кама аръягында иң яхшылар

Авыл районнары арасында волейбол буенча республика чемпионатының зона этабында Алексеевскиның ир-атлар командасы барлык көндәшләрен җиңде. "Уңыш" спорт җәмгыяте һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы IХ "Сәламәтлек" Спартакиадасы кысаларында оештырган ярышлар дүрт көн буена 1нче спорт комплексында узды. Аларда Татарстанның Кама аръягы зонасының 11 районы катнашты. Барлык уеннарның нәтиҗәләре...

Авыл районнары арасында волейбол буенча республика чемпионатының зона этабында Алексеевскиның ир-атлар командасы барлык көндәшләрен җиңде.
"Уңыш" спорт җәмгыяте һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы IХ "Сәламәтлек" Спартакиадасы кысаларында оештырган ярышлар дүрт көн буена 1нче спорт комплексында узды. Аларда Татарстанның Кама аръягы зонасының 11 районы катнашты. Барлык уеннарның нәтиҗәләре буенча почет пьедесталының беренче баскычына Алексеевск спортчылары (тренерлары Сергей Вангаев) күтәрелде. Аксубайлылар икенчеләр булдылар, призерлар өчлеген Әлки волейболчылары төгәлләде. Хәзер безнең җыелма командага апрельдә Минзәлә шәһәрендә булачак финал ярышларында районыбыз намусын яклау бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев