Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

ТАГЫН СӘЛАМӘТЛЕК БӘЙРӘМЕ

Сишәмбе көнне 3 нче мәктәпнең яңартылган спорт залы ачылды, анда бадминтонны үстерү үзәге урнашачак. Шушы бәйрәм вакыйгасына Мәскәүдән һәм Казаннан югары дәрәҗәдәге кунаклар: Россия Федерациясе Милли бадминтон федерациясе Советы Рәисе Андрей Антропов һәм Татарстан бадминтон федерациясенең күзәтү Советы Рәисе Алексей Демидов килде.

Бу көнне спорт залы бала-чага белән тулган иде: тантаналы ачылу уңаеннан биредә кече яшьтәге балалар арасында турнир оештырылды, анда 100 дән артык спортчы катнашты. "Стройдорсервис" ясаган ремонттан соң зал үзгәреп киткән: стеналары буялган, кайбер урыннарыннан су үтә торган түбәсе ремонтланган, утлары алмаштырылган, шунлыктан зал яктырып киткән, стеналарда сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыручы яңа баннерлар пәйда булган. Ремонт "Алексеевскдорстрой" биргән акчага башкарылган.


Милли бадминтон федерациясе Советы Рәисе Андрей Антропов бездә бер тапкыр булып киткән иде инде, шуңа күрә балаларны котлаганда ул, ремонттан соң бадминтонны үстерү үзәге ачык төстәге буяулардан ялтырап тора, дип билгеләп үтте. Спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тагын да яхшырган, бу, үз чиратында, спорт нәтиҗәләрендә дә, һичшиксез, чагылачак, дип ышандырды спортчыларны Милли бадминтон федерациясе Советы Рәисе. Мәскәү кунагы һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов районның 15 мәктәбе тренерларына спорт кирәк-яраклары сатып алуга сертификатлар бирде.

Ә "Алексеевскдорстрой"ның генераль директоры Фоат Вәлиевка һәм шәһәр җирлеге җитәкчесе Александр Харитоновка районда бадминтонны үстергәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.


Әйтергә кирәк, спортның бу төре район балалары арасында гына түгел, ә бәлки өлкәннәр арасында да популярлаша бара. Алексеевск районы бадминтон федерациясе президенты Александр Харитонов, әле сентябрьдә үк тренер-укытучы Илья Черемных дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 10 кеше белән дәресләр үткәрә башлаган иде, шуларның дүртесе, хәзер исә 20 дән артык өлкән һәм шуның кадәр үк яшь бадминтон яратучы кичләрен бирегә килә, дип сөйләде. Бу көннәрдә спорт залында кысан була башлаганлыктан, өлкәннәр өчен дәресләрне тагын сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә дә кичке 7 нче яртыда үткәрергә карар кылынды.Шул рәвешчә, Бадминтонны үстерү үзәге ракетка һәм волан яратучыларны көн саен үзенә көтә.


- Район бадминтончылары исеменнән спорт залын ремонтлауда ярдәм иткәне өчен Фоат Вәли улына рәхмәт әйтәм, - диде Александр Харитонов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев