Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Универсиада-2013тә – безнең спорт төре

Алексеевск көрәшчеләре узган ял көннәрендә 1нче спорт комплексында яшьләр арасында билбау көрәше буенча узган ТР беренчелегендә берсүзсез иң яхшылар булдылар. 160 спортчы катнашкан каты көрәштә җиңүчеләр ачыкланды, алар Бөтенроссия беренчелегендә республика данын тәкъдим итәчәкләр. Билбау көрәше-спортның иң борынгы контактлы төр-ләреннән берсе, биредә ике спортчы билбаулы киемнәр киеп сугыша. Әлеге спорт...

Алексеевск көрәшчеләре узган ял көннәрендә 1нче спорт комплексында яшьләр арасында билбау көрәше буенча узган ТР беренчелегендә берсүзсез иң яхшылар булдылар.

160 спортчы катнашкан каты көрәштә җиңүчеләр ачыкланды, алар Бөтенроссия беренчелегендә республика данын тәкъдим итәчәкләр. Билбау көрәше-спортның иң борынгы контактлы төр-ләреннән берсе, биредә ике спортчы билбаулы киемнәр киеп сугыша. Әлеге спорт төре Казанда узачак җәйге Универсиада программасына керә. Исегезгә тө-шерәбез: әлеге уеннарга ике алексеевскилы Россия җыелма командасы составында әзерләнә, болар-Габдеҗәлил Сө-ләйманов белән Елена Клюшкина.
Көрәш кешене чыныктыра, аны көчлерәк итә һәм тормыш үзенең көндәлек вак-төякләре белән башка төрле булып күренә башлый. Биредә келәмдә көрәшүче спорт-чыларның залны ярып ачы тавыш белән кычкырып җибәрүләре сирәк күренеш түгел. Әле тө-зәлеп бетмәгән иске яралар үзләрен сиздереп тора, ләкин тешен кысып булса да, ул көрәшүен дәвам иттерә. Яки чираттагы ыргытудан соң көрәшчеләрнең берсе йөзтүбән капланып хәрәкәтсез кала. Хәтта авыртудан ыңгыраша да алмый - аңсыз ята. Гади кеше башында: "Хәзер ашыгыч ярдәм чакырырга йөгерерләр инде", - дигән уй чагылып уза. Юк шул, бер минут тынсыз ятканнан һәм нашатырь спирты иснәткәннән соң кеше акрын гына күтәрелә, ихтыяр көчен җыя да, бер кискен ыргыту белән көндәшен җиңеп тә куя.
Әлеге ярышларда Алексеевск спортчылары, барлыгы 11 бүләк яулап, беренче команда урынын алдылар. 57 килограммга кадәр авырлыкта - Олег Курнашев, ә 62 килограммга кадәр авырлыкта Илнур Вәлиуллин чемпион булдылар.
Тренер Бари Сөләй-манов болай ди: "Тулаем алганда, егетләр әйбәт чыгыш ясадылар, ләкин кайбер спортчылар, берничә тапкыр хата җибәреп, үз мөмкинлекләреннән бераз начаррак көрәштеләр, шуңа күрә беренче урыннар икәү генә. Ләкин кайбер спортчыларны без билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы составына җибәрергә тырышачакбыз һәм аларга март азагында Карачаево-Черкеск булачак Россия беренчелегенә путевка өчен көрәшергә мөмкинлек бирәчәкбез".
"Көрәш, гомумән алганда, - авыр хезмәт, - ди җиңүчеләрнең берсе Илнур Вәлиуллин. - Ә ярым финал белән финал аеруча да катлаулы була, чөнки син беренче урынның инде якында гына икәнен сизәсең һәм күбрәк җиңү турында уйлый башлыйсың. Көрәш белән мин 8 ел шөгыльләнәм һәм нәкъ менә шул спортны сайлавыма бер дә үкенмим. Бу еллар эчендә берничә тапкыр Россия чемпионатларына бардым, ләкин үз яшемдәгеләр белән икенче тапкыр барачакмын. Гадәттә һәрчак ир-аталар арасындагы турнирларга һәм ирекле көрәш буенча йөрдем. Ә билбау көрәше буенча Бөтенроссия беренчелеге минем өчен беренче тапкыр булачак".
Аларга уңышлар телик һәм якташларыбызның көньяктан җиңүләр алтыны алып кайтачакларына ышанып калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев