Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Универсиадада очрашканга кадәр

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннары старт алырга бик аз вакыт калды - уеннар ачылышы шимбә көнне булачак. Безнең районнан әлеге чарага баручылар бармы?

Альбина Симашева, район мәгариф бүлеге башлыгы:
- Безгә 15 июльгә баскетбол ярышына Мәгариф һәм фән министрлыгы 52 билет бирде. Анда иң актив спортчыларны алып барачакбыз. Автобуслар балаларны имин алып барып кайту өчен юлга әзерләнәләр. Ә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнү-челәре билбау көрәше, йөзү, волейбол, баскетбол һәм башка күп кенә спорт төрләре буенча ярышларга барачаклар.

Фәния Вәлиуллина, "Җәмәгать туклануы" кулланучылар җәм-гыятенең өлкән пешекчесе:
- Әйе, без Универсиадага барабыз, анда рус кухнясын тәкъдим итәчәкбез. Менюны күптән әзерләдек. Безне баштан алып аякка кадәр өр-яңадан киендерделәр, киемнәребез искиткеч зәвыклы, матур. Прививкалар да ясаттык, медицина тикшерүен дә бик җитди үткәрделәр. Савыт-саба да өр-яңадан, барысы да маркировкаланган. Менә, Алла теләсә, дүртенче июль көнне юлга кузгалабыз. Анда баргач урнашасы да бар бит әле. Ике татар, ике рус кухнясы була, диделәр.

Алексей Вангаев, район газетасы хәбәрчесе:
- Әлеге чараны күптән көттем, һичшиксез, барачакмын, чөнки мин анда спорт яңалыкларын яктыртачакмын. Беркөнне шулай социаль челтәрдә, Универсиадада спорт хәбәрчесе булырга телисезме? дигән игълан укыдым һәм координаторлары белән элемтәгә кердем һәм берничә көннән мине анда кабул итүләре турында хәбәр килде. Ничектер волонтер булып барасым килмәде, ә бу очракта акча да эшләп алу мөмкинлеге бар, ярышлар да карыйм, ике файдалы эш башкарам булып чыга. Дустым теннис буенча ярышта жюрида утырачак. Бейджийларны алып кайттык. Юлга бишенче июльдә кузгалачакбыз. Һәр көнне эшебез иртәнге җиделәрдә башланып, кичке сигезләрдә генә тәмамланачак, диделәр. Түләү - көненә бер мең сум. Сезгә бары яхшы хәбәрләр генә җибәрермен дип уйлыйм.

Рөстәм хәзрәт, Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе:
- Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы. Универсиада - ул студентлар, яшьләрнең спортта ярышулары. Әлбәттә, медальләрне күбрәк яуласак, әйбәт булыр иде, тик җиңү иң мөһиме түгел, иң мөһиме - биредә катнашучы яшьләрнең сәламәт яшәү рәвеше алып баруы. Наркотиклар, башка ямьсез әйберләргә юл куймау - үзе бер җиңү, дип уйлыйм мин. Спортка килгәндә, мин аның барлык төрләрен дә яратам. Районда уза торган спорт чараларыннан да читтә калмаска тырышам. Универсиада барганда Рамазан аебыз кергән була, шулай да Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, бадминтон карарга, бәлки барып кайтырбыз, дип уйлыйм. Бу зур чараның имин генә узуын теләп калам.

Резидә, хуҗабикә:
- Универсиада бездә, Татарстанда булачак дигән хәбәр таралганда улым Алмаз алтынчы сыйныфта укый иде. Ул: "Универсиада башланганда мин 11 сыйныфны тәмамлаган, кулыма өлгергәнлек аттестатымны алган көннәрем була, бәлки, машина йөртү таныклыгын да алган булырмын, бергәләп барырбыз", дип хыялланган иде. Аллага шөкер, теләкләребез тормышка ашып килә, гаиләбез белән Универсиадага яраткан спорт төрләрен карарга барачакбыз. Су полосын карарга бик яратам, аннары хатын-кыз хоккеена, футболга барырбыз, дип торам. Ачылышка, белүемчә, билет бәяләре бик кыйммәт тора, анда безнең кебек гади халык бара алмас, ә спорт ярышларына билетлар 30 сумнан башлана, дип ишеттек. Безнең минталитетта билетны алдан алып кую гадәте юк, көне җиткәч алырбыз әле. Дусларыбыз ваучерлар алып кайтты, аны билетка алмаштырып, теләсә кайсы көнне, теләсә нинди спорт ярышына керергә була, ди. Без көттек, ышандык һәм яхшыга өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев