Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Велосипедта Болгарга кадәр

Татарстанның кече һәм урта бизнесы предприятиеләре ассоциациясенең 30га якын әгъзасы Эшмәкәрләр көнен Алексеевск-Базарлы Матак-Болгар велосипед ярышы белән билгеләп үтәргә карар иттеләр. Алексеевскиның Чиркәү мәйданыннан старт алып, велосипедчылар алданмадылар.Чөнки туклыклы иртәнге аштан башка аларны әле тагын бистәнең кунакчыл кешеләре, шулай ук яшь велоспорт яратучылар да көтә иде, кунакларның техникасы аларда гаять...

Татарстанның кече һәм урта бизнесы предприятиеләре ассоциациясенең 30га якын әгъзасы Эшмәкәрләр көнен Алексеевск-Базарлы Матак-Болгар велосипед ярышы белән билгеләп үтәргә карар иттеләр.
Алексеевскиның Чиркәү мәйданыннан старт алып, велосипедчылар алданмадылар.Чөнки туклыклы иртәнге аштан башка аларны әле тагын бистәнең кунакчыл кешеләре, шулай ук яшь велоспорт яратучылар да көтә иде, кунакларның техникасы аларда гаять зур кызыксыну тудырды.
Велосипед ярышы стартына багышланган митингта җыелучыларга Татарстанның кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе рәисе, ТР Җәмәгать палатасы әгъзасы Хәйдәр Хәлиуллин мөрәҗәгать итте. Ул алексеевскилыларга җылы каршылаганнары өчен рәхмәт әйтте, район җитәкчеләренә истәлекле сувенирлар тапшырды һәм барысына да велосипед ярышына кушылырга тәкъдим итте. Хәйдәр Хәйрулла улы әйтүенчә, велоярышның төп максаты-игътибарны велосипед спортына, сәламәт яшәү рәвешенә һәм актив ялга җәлеп итү. Бизнесменнар 4нче ел инде шәһәрләр һәм авыллар буйлап сәяхәт итәләр, узган елларда алар Арча, Теләче, Саба, Чистай, Буага барганнар
иде.
"Без була торган шәһәрләрдә спортның бу төренә караш үзгәрә-кешеләр велосипедлар сатып алалар, искеләрен тартып чыгаралар һәм йөри башлыйлар. Чөнки велосипед күп проблеманы: экология, бөкеләр проблемаларын хәл итә, сәламәтлекне яхшырта",-диде ярышта катнашучыларның берсе, Казан шәһәренең велоспорт берлеге рәисе Илдус Янышев. "Мөгаен, биш елдан велосипедта узышу кебегрәк "Tur de France" булачак, ләкин Татарстан буенча гына. Һәрхәлдә, спортның бу төре актив үстерелә"-болары инде велоспорт буенча СССРның спорт мастеры Дмитрий Пьянков сүзләре. "Ял итүдән тыш, без игътибарны транспортның экологик төрләренә бирергә телибез. Мин автомобильдән бөтенләй баш тартырга түгел, ләкин велосипедларны ешрак файдаланырга чакырам",-диде "Йолдыз" идарәсе рәисе Фәридә Галиева.
Болгарга китәр алдыннан катнашучылар яшь велосипедчылар озатуында бистә урамнары буйлап уздылар, аларның чисталыгын һәм күркәмлеген билгеләп үттеләр.
Үз исемемнән мондый чараларның, чыннан да, кирәкле булуын өстисем килә, чөнки, кем әйтмешли, хәрәкәт-тормыш ул. Һәм бу тормыш ритмында алга барырга, яңа һәм өйрәнелмәгән нәрсәләрне ачарга, яңа биеклекләргә омтылырга кирәк. Ялның бу формасы популяр булачак һәм Алексеевск велокультуралы шәһәргә әйләнәчәк, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев