Яңадан призерлар булып кайттылар
Өстәл теннисы буенча Сарманда узган республика турнирыннан берьюлы дүрт медаль алып кайткан спортчыларыбыз чираттагы тапкыр безне уңышлары белән сөендерде.
Тренер Геннадий Типясев сүзләренчә, ярышларда җиде район катнашкан. Безнең район намусын Лебедино, Кр. Баран, Биләр һәм Алексеевск балалары - гомумән алганда, 17 кеше яклады. Шуларның дүртесе (алар барысы да лебединолылар) ярышлардан бүләкләр белән кайтты. Алсу һәм Аксана Йосыповалар зур һәм кече яшь категорияләрендә җиңү яуладылар. Валерия Пашагина кече яшь категориясендә - көмеш призер, ә Марина Мякашкина зурлар категориясендә бронза призер булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев