Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Яраткан уен законнары буенча

15-16 августта Алексеевск районы башлыгы кубогына булып узган традицион футбол турниры якшәмбе көнне төгәлләнде. Анда 2 төркемгә бүленгән 8 команда катнашты. Беренче төркемдә-1нче Алексеевск урта мәктәбе, Юеш Көрнәле, 2нче Юеш Көрнәле (укучылар), "Яшьләр" (Алексеевск), икенчедә Чув Майна, Биләр, 2нче Алексеевск урта мәктәбе, "Яшүсмерләр" (Алексеевск) футболчылары уйнады. Уеннар төркемләп уйнау турниры...

15-16 августта Алексеевск районы башлыгы кубогына булып узган традицион футбол турниры якшәмбе көнне төгәлләнде. Анда 2 төркемгә бүленгән 8 команда катнашты.

Беренче төркемдә-1нче Алексеевск урта мәктәбе, Юеш Көрнәле, 2нче Юеш Көрнәле (укучылар), "Яшьләр" (Алексеевск), икенчедә Чув Майна, Биләр, 2нче Алексеевск урта мәктәбе, "Яшүсмерләр" (Алексеевск) футболчылары уйнады. Уеннар төркемләп уйнау турниры буенча узды, аның йомгаклары буенча иң яхшы 4 команда ярым финалларда бер-берсе белән очрашты.
Финал ярышы алдыннан өченче урын өчен матч булды, анда "Яшүсмерләр" һәм Юеш Көрнәле командалары очрашты. Матч барышында үсмерләр, көрнәлелеләргә 2:0 исәбе белән оттырып, ике туп кертә һәм төп вакытны ничьяга кайтарып калдыра алдылар. Өстәмә вакыт җиңүчеләрне ачыкламады, һәм бронза медаль пенальти сериясендә билгеләнде. Футбол лотереясендә "Яшүсмерләр" уңышлырак чыгыш ясады (3:1). Бу команда, турнир фаворитларының берсен җиңеп, таң калдырды.
Финал ярышында "Яшьләр" (Алексеевск) һәм Чув. Майна командалары уйнады. Беренче минутлар ук бу кичне командаларга көч биреп торырга килгән тамашачыларга матчның киеренке булачагын күрсәтте. Кагыйдә буларак, мондый матчта тупның күп кертелүен көтәргә туры килми. Беркем дә үзен куркыныч астына куярга теләми, бик сак уйныйлар, туп өчен мәйданның һәр участогында көрәшәләр. Беренче тайм каты көрәштә узды, алексеевскилылар бер туп керттеләр. Алмаз Әхмәтов "почмактагыны" биргәннән соң тупны башы белән капка ятьмәсенә озатты. Туп керткәннән соң уен күренеше үзгәрмәде. Алексеевскилылар кысрыклады, Чув. Майна командасы һөҗүмне кире кайтарып һәм каршы һөҗүмгә күчеп, исәпне тигезләргә берничә мөмкинлек ясады. Ләкин уңыш "Яшьләр" командасы ягында булды. Бу кичне тамашачылар туп керткәнне бүтән күрмәделәр. Ә "хуҗалар" югарыга чемпионнар Кубогын күтәрделәр. Шул ук команда уенчысы Сергей Королев, 16 туп кертеп, турнирның иң яхшы бомбардиры булды. Иң яхшы капкачы дип Чув. Майнадан-Александр Петров, иң тәҗрибәле уенчы дип Линар Имаметдинов (Алексеевск) табылды.
P.S. Узган ел белән чагыштырганда командалар саны артты, ә матчлар киеренкерәк һәм кызыклырак була башлады. Уенга яшь мәнфәгатен исәпкә алып, киләсе елга зур турнирны, августта бөтен командалар да бер-берсе белән уйнап чыга алсыннар өчен, әйләнә схемасы буенча үткәрергә карар ителде.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: ярышлар һәм командаларны бүләкләү тиешле дәрәҗәдә булсын өчен бик зур тырышлык куйган турнирны оештыручыларны билгеләп үтәсе килә. Ләкин футбол мәйданында газонның сыйфаты, ни кызганыч, аларга бәйле түгел...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев