Йөзүдә алдынгылар
Авыл районнары арасында йөзү буенча Минзәлә бассейнында узган 177дән артык спортчыны җыйган республика укучыларының Х Спартакиадасында безнең команда алтынчы урынны яулады.
Чагыштыру өчен: җиңүчеләр (минзәләлеләр) - 7319, җиңелүчеләр (теләчеләр) - 652, ә алексеевскилылар 4104 очко җыйды. Ярышлар команда зачетында гына түгел, ә шәхси зачетта да үтте. Алар арасында аркада 50 метр дистанциядә, 57 секундка гына калышып, 4 урынны яулаган Егор Зимин, 100 метр дистанциядә аркада йөзеп, дүртенче булган Игорь Белозеров бигрәк тә аерылып торды. 2001-2003 елда туган кызларыбыз ирекле стильдә 4х50 метрлы эстафета йөзүендә - 4нче, 4х50 метрлы катнаш эстафетада 3нче урынга чыктылар.
Фото:http://shvsm-penza.ru/wp-content/uploads/2014/07/107.png
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев