Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Бала тәмәке тартмас, әгәр дә...

...сез аның белән исәпләшәсез, карашларын хөрмәт итәсез һәм аңа басым ясамыйсыз икән. Яшүсмер егет яисә кыз ни сәбәптән тәмәке тарта башлый соң? Бу аның бөтен дөньяга үзенең инде үсеп буйга җиткәнен белгертәсе килүдәндер, мөга-ен. Чөнки җәмгыятебез бит өлкәннәргә тәмәке тартырга рөхсәт итә, әмма моны балалардан тыя. Шуңа күрә дә тәмәкегә...

...сез аның белән исәпләшәсез, карашларын хөрмәт итәсез һәм аңа басым ясамыйсыз икән.

Яшүсмер егет яисә кыз ни сәбәптән тәмәке тарта башлый соң? Бу аның бөтен дөньяга үзенең инде үсеп буйга җиткәнен белгертәсе килүдәндер, мөга-ен. Чөнки җәмгыятебез бит өлкәннәргә тәмәке тартырга рөхсәт итә, әмма моны балалардан тыя. Шуңа күрә дә тәмәкегә үрелү - яшүсмернең үзенә күрә бер кинаясе, ягъни: "Мин бит хәзер балигьлык яшендә!" дип сөрән салуы да.

Психологлар фикеренчә, әгәр әти-әниләр үзләренең буйга җитеп килгән егет-кызларына күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә мөстәкыйльлек бирәләр, аның шәхесен кимсетмичә, кем белән дуслашырга, нинди музыка тыңларга, нинди мода белән киенергә, чәчен ничек итеп кистерергә - шуңа охшашлы вак-төяк булып саналган гамәлләрдә ирек куялар икән, яшүсмернең сигарет ярдәмендә үзенең "өлкәнәюен" исбатлау өчен кискен ихтыяҗы булмаячак. Чөнки яшьлек үзе - "менә-менә түгеләм, актарылып китәм", дип торучы ташкын суларын хәтерләтә. Йөрәк парәбез никотин, сумала төтененә күнекмәсен дисәк, кайчакларда аның безне чыгырыннан чыгарырлык кыланышларына, ягъни тилемсә рәвешендә киенү манерасына да түзәргә кирәк булачак.

... сез аңа яшьтәшләренә караганда берникадәр уңышлырак һәм укымышлырак булырга ярдәм итәсез икән...

Яшүсмер өчен үзен әйлән-дереп алган ир балаларның абруен казану гаять мөһим. Еш кына ул үз компаниясе алдында тәҗрибәле һәм "егет " булып күренү өчен тәмәке пыскыта башлый. Әмма ул ни белән булса да мавыга икән, ягъни, башкаларга караганда "бер башка" югарырак тора, әйтик, сыйныфташларына караганда гитарада яхшырак уйный, яисә тимераякта яхшы шуа, яисә компьютерны су кебек "эчә" икән, билгеле ки, дуслары арасында аңа ихтирам зурая, абруе арта. Аңа сигаретның да кирәге булмаячак.

... сез үзегез тәмәке тарт-мыйсыз.

Наркологлар исәбе буенча, әгәр гаиләдә 3 өлкән кеше тарта икән, баланың 12 яшендә тәмәке белән мавыгуы 80%ка җитә, ә инде бер генә кеше тартканда 40% тәшкил итә.

Уйлап карагыз әле, кадерле улыгыз яки кызыгыз әлеге зыянлы гадәткә һәвәсләнмәсен өчен бәлки, үзегез тәмәкене ташларсыз? Сезнең яктан бу гаять зур батырлык булачак, яшүсмер моны, һичшиксез, уңай бәяләр.

Ташлый алмыйсызмы? Үкенү хисләре кичерүегез хакында кабат-кабат сөйләгез. Балагызга иң беренче тапкыр тәмәке көйрәтүегез, җүләрлек эшләвегез, әлегә бу бәйлелек алдында көчсез булуыгыз һәм тәмәкенең никадәр зур зыян китерүе хакында аңлатыгыз. Ләкин беркайчан да: "Мин өлкән кеше - миңа ярый, син әлегә яшь, сиңа ярамый!" дигән сүзләрне ычкындырмагыз. Психологлар фикеренчә, моның белән сез аны, киресенчә, тәмәке тартуга этәрәчәксез генә.

...сез аңа цивилизацияле җәмгыятьтә тәмәке тарту модада түгел, дип аңлатасыз.

Һәм бу, дөрестән дә, шулай. АКШта җәмәгать урыннары, офисларда тарту тыела. Анда тартмаучылар өчен кафе һәм рестораннар бихисап. Мәртәбәле фирмалар үзләренә эшкә әлеге зарарлы гадәтләре булмаган хезмәткәрләрне алуны кулай күрәләр. Чөнки үзләрендә эшләүчеләрнең озак вакытлар авырып, больничныйда йөрүләрен теләмиләр, чөнки тартучылырның ешрак авырулары күптән инде исбатланган. Тәмәке тартучыга АКШта карьера үсеше дә тәтеми диярлек. Тәмәке төтененә чумып, йөткергәләп утырган җитәкче, фирманы чәчәк аттыручы менеджер образы белән берничек тә тәңгәл килми.

АКШта, мәсәлән, 1966 елда тәмәкегә каршы кампания башланганда халыкның 42,6%ы тәмәке тарта торган булса, Бөтендөнья сәламәтлек саклау статистикасы буенча, 2010 елда тартучылар саны 12%ка кимегән. Ә Британиядә исә 28% ирләр һәм 26% хатын-кызлар тәмәке белән мавыга. Ә безнең илдә исә - шәһәр җирләрендә яшәүче халыкның 72 проценты, авыл җирләрендә 65 %ы тәмәке тарта.

Баланың игътибарына шуны җиткерегез: тәмәке тартмаучылар җәмгыятьнең үзенчәлекле, хөрмәткә лаеклы кешеләре, югары культуралы һәм әхлаклы затлар.

...сез бергәләп тәмәке тартучының 1 елга сигарет сатып алуга сарыф иткән акчасын исәпләрсез һәм бу акчага нинди файдалы әйберләр алырга мөмкин булуы хакында сөйләшерсез.

Көнбатыш илләрдән безгә шундый хәрәкәт килеп керде, кайбер төбәкләрдә, мәсәлән, яшүсмерләр сыйныфлары белән "бер ел буена тәмәкегә кагылмыйм", дигән йөкләмәгә имзаларын куялар. Сүзендә торучылар өчен акчалата бүләк уйнатыла. Психологик күзлектән караганда, бу гаять үтемле алым. Чөнки яшьтәшләре компаниясендә тәмәкедән тыелу җиңелрәк, аннан сыйныфташлары тартмагач, берәү дә моңа кызыкмаячак. Мәктәп елларында баланы тәмәкене татып караудан сак-лап калу бик тә мөһим, ә инде бераздан, акыл керә башлагач, ул үзе дә бу адымга бармаячак, үзе өчен чынлап торып кызыклы шөгыль табачак.

Әгәр инде "без чит илдә түгел, бу хәрәкәт безнең мәктәпләрдә киң җәелмәгән", дисәгез, үзегезнең күз карагыз белән аерым килешү төзегез: ул бер ел буена сигаретны авызына да алмый, ә сез аңа ел азагында теләгән әйберен алып бирәсез.

...тәмәке тартырга үгетләүчеләрдән ничек итеп баш тартырга кирәклеген аңлатасыз.

Ишегалдында яки урамда үзенә сигарет тәкъдим иткәч бала югалып калмасын һәм "Син нәрсә, көчсезмени", - дигән төрткеле сүзләрне ишетмәсен өчен аның белән бу хакта алданрак сөйләшү мөһим. Психологлар киңәш иткәнчә, әгәр бала алдан ук шундый тәкъдим ясаучыларга үзенең җавабын бирә икән, ул үзеннән көләргә юл куймаячак.

Дәлилләр, һичшиксез, ышандырырлык булырга тиеш, әйтик, "минем тәмәке төтененә аллергия", "бәлки иң яхшысы велосипедта йөрербез", я булмаса, "иртәгә минем контроль эшем", яки өзеп кенә: "Мин тартып карадым, миңа ошамады," дип җавап бирергә кирәк. "Ә син турникта ничә тапкыр тартыла аласың?", "Минем белән, бәлки, спортзалга барырбыз?" кебек игътибарны җәлеп итәрлек, сүзне икенче темага алып керергә сәләтле сорауларның булышлыгы тияр. Балагызга катлаулы ситуациядән чыгарга ярдәме булыр. Ничек кенә булмасын, гаиләдәге уңай атмосфера, үзенә ярдәм итәргә атлыгып торучы әти-әнисенең киңәшләре әле формалашып бетмәгән үсмернең холкына йогынты ясамый калмас.

Күпләр үз тормышын сигареттан башка күз алдына да китерә алмый. Ләкин бит уйланырлык сәбәпләре күп. Беренче чиратта кешенең сулыш органнары зыян күрә. Тәмәке төтене составында 4000нән артыграк химик һәм радиоактив матдәләр бар. Көненә бер кап сигарет тарту - бу ел буена 500гә якын рентген нурланыш алу дигән сүз.

Суфия Хөснетдинова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев