Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

2020 елдан Татарстанда беренче балага айлык компенсация түләү вакыты арта

Яңа ел башыннан айлык компенсация билгеләү шартлары үзгәрә.

2020 елдан Татарстанда беренче балага айлык компенсация түләү вакыты, Россиядәге кебек үк, ике тапкыр артачак. Ул элеккеге кебек балага яшь ярым түгел, ә өч яше тулганчы билгеләнәчәк.

«РФ Президенты Владимир Путинның 2020 елның гыйнварыннан беренче балага айлык түләүне сабыйга өч яшь тулганчыга кадәр озайту турындагы карары мөһим яңалык булып тора», - дип искәртте ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Моннан тыш, Яңа ел башыннан айлык компенсация билгеләү шартлары үзгәрәчәк. Әгәр моңа кадәр гаилә әгъзасының уртача кереме 1,5 яшәү минимумыннан артмаска тиеш булса, хәзер ул ике яшәү минимумына кадәр арттырылды.

Шул рәвешле, 2020 елда беренче балага компенсация алу өчен гаиләнең гомуми кереме 60 мең 510 сумнан (2019 елдагы 42 мең 102 сум урынына) артып китмәскә тиеш.

Фото: архив/Султан Исхаков

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/17-12-2019/2020-eldan-tatarstanda-berenche-balaga-aylyk-kompensatsiya-t-l-vakyty-arta-5710498

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X