Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

2021 елга Татарстанда 3 мең социаль объект югары тизлекле Интернетка тоташачак

“Россия Федерациясенең цифрлы икътисады” илкүләм программасы цифрлы технологияләрне үстерүне, цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләүне максат итеп куя.

Татарстанда, “Россия Федерациясе цифрлы икътисады” илкүләм программасының “Мәгълүмати инфраструктура” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2019-2021 елларда 3 меңгә якын социаль әһәмияткә ия объект Интернет челтәренә киң полосалы, ягъни югары тизлекле тоташу белән тәэмин ителәчәк. Алар арасында – ФАП, мәктәп, янгын сүндерү частьләре.

Илкүләм программаның максатларына ирешергә 6 федераль проект ярдәм итәчәк: норматив көйләү, мәгълүмати инфраструктура, цифрлы икътисад өчен кадрлар, мәгълүмати куркынычсызлык, цифрлы технологияләр һәм цифрлы дәүләт идарәсе.

“Цифрлы икътисад өчен кадрлар” проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә халык цифрлы грамоталылыгын арттыра һәм цифрлы икътисад компетенцияләрен үзләштерә алачак, ә талантлы мәктәп укучылары, студентлар һәм математика белән информатика укытучылары дәүләттән ярдәм алачак.

“Норматив көйләү” федераль проекты исә икътисад тармаклары, социаль өлкә һәм идарәдәге цифрлы үзгәрешләрне хокукый яктан көйләргә булышачак.

“Цифрлы технологияләр” федераль проекты тикшеренүләргә, цифрлы технологияләр һәм  платформа чишелешләрен булдыру һәм кулланышка кертү проектларына комплекслы ярдәм системасын булдыруны күз уңында тота. Бу проект кысларында Татарстан предприятиеләре цифрлы технологияләрне үстерүгә дәүләттән ярдәм чаралары алачак. Шулар арасында – зур күләмле мәгълүматлар, нейротехнологияләр һәм ясалма акыл, бүленгән реестр системалары һәм башкалар.

“Мәгълүмати куркынычсызлык” проекты кысаларында цифрлы киңлектә гражданнар, эшмәкәрлек һәм дәүләт вәкилләре өчен куркынычсыз һәм ышанычлы мәгълүмати инфраструктура булдырылачак.

“Цифрлы дәүләт идарәсе” проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2024 елга халык белән дәүләт тулысынча үзара электрон бәйләнешкә күчәчәк.

Фото: Т.Волкова рәсеме

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/27/188421/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев