Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

8 Март бәйрәменә "СалаваТik"лар яңа җыр әзерләде

Җыр әниләргә багышланган.

8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә "СалаваTik" лар яраткан кешеләребез - әниләргә бүләк әзерләде. Илсур Хөснетдинов иҗат иткән җыр бүген интернет киңлекләренә чыкты. 

"Әлеге җырны без үзебез кечкенә чакта җырчы Энҗе башкаруында яратып тыңлый идек, үзебез дә җырларга ярата идек. Бүгенге көн балалар аны беләләр микән?! Ә җыр бик матур бит, сүзләре дә мәгънәле, көе дә җиңел, балалар тиз отып алырлык. Бәйрәм хөрмәтенә бер бүләк", - ди "Салават күпере" һәм "Сабантуй" балалар журналы баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

"Әниләр көне уңаеннан да, "Кояш гомере" дигән җырны бүләк иткән идек. 8 март бәйрәменә дә бүләк ясыйсыбыз килде. Видеоклип өчен махсус гөлләр алып килдек. СалаваTikларга да җыр бик ошады.Тамашачылар да яратыр дип ышанабыз", - ди оештыручылар.

"Минем әнием бик тә гөлләр ярата. Әйтерсең бу җыр минем әнием турында. Мин дә аңа ярдәм итәм, гөлләргә сулар сибәм, тузаннарын сөртәм. Бу җырны башкарганда да әниемне күз алдына китереп җырладым. Аңа бу җыр ошыячак", - ди СалаваTikларда җырчы йолдыз Эмилия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #tatmediajunior #жырлар #татарча

2
X