Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Ак Барс Банк Татарстанның беренче сыйныф укучыларына ике дәүләт телендә белем бирү комплектларын бүләк итәчәк

Проект банк тарафыннан 1997 елдан башлап, 24 ел дәвамында гамәлгә ашырыла.

1 сентябрьдә Татарстанның 58 меңгә якын беренче сыйныф укучысы бүләккә «Барсикның Татарстан тарихы буенча сәяхәте» темасына өч дус – Барсик, Выручалочка һәм Банкомаш маҗараларына багышланган матур китап, татар һәм рус телләрендә уен алачак.

Проект банк тарафыннан 1997 елдан башлап, 24 ел дәвамында гамәлгә ашырыла. Максатларның берсе - балаларның экология, биология, цифрлы технологияләр, спорт, миф һәм легенда кебек темалар аша күзаллавын киңәйтүне гамәлгә ашыру. Проект тарихында бер генә тапкыр да тематикалар  кабатланмаган.

Вакыт дәвамында проект үзгәреш кичерә. Башта ребуслар, шарадлар һәм башваткычлар белән геройларның могҗизалары турындагы кызыклы тарихлар һәм сюжет линияләре булган китап кына басыла. Аннары беренче тапкыр CD-дискта – компьютер уены,  соңрак - веб-версия, ә 2019 елдан уенның  мобиль кушымтасы  булдырыла. Уенга смартфонда яки планшетта Google Play Market һәм App Store кушымталары кибетләрендә, шулай ук компьютердагы  http://game2020.akbars.ru/ сылтамасы буенча веб-версиядә дә кереп була.

Проект Татарстан Республикасының дәүләт телләрен өйрәнүдә ярдәм итә һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен сыйныфтан тыш дәресләр үткәргәндә методик материал булып хезмәт итә. Китап һәм анимацияләнгән графикалы һәм музыкаль уен белем бирү стандартларына һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен материаллар таләпләренә туры килә.

Проектның мөһим бурычларының берсе - тәрбия. Уенның төп персонажлары – беренче сыйныф укучысы Барсик, укымышлы Банкомаш һәм шаян Выручалочка могҗизалары турындагы тарихка югары әхлакый кыйммәтләр - игелеклек, намуслылык, кешеләргә мәхәббәт һәм хөрмәт, үзара ярдәмләшү һәм дуслык салынган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X