Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Август аенда Татарстанда 4 мең чамасы кеше үзмәшгуль булып теркәлгән

Үзмәшгуль кешеләрнең күбесе Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада яши.

Август башыннан 4 мең татарстанлы үз-үзләрен эш белән тәэмин итә башлады. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Июль аенда 7 меңгә якын татарстанлы үзмәшгуль булды. Ике атна эчендә «Минем салым» кушымтасында 4 мең татарстанлы теркәлгән. Бүген республика, Россия Федераль салым хезмәте мәгълүматлары нигезендә, үзмәшгульләр саны буенча пилот төбәкләр арасында лидерларның берсе булып тора», — диделәр министрлыкта.

Татарстанда барлыгы 26 мең кеше үзмәшгуль булып исәпләнә. Аларның күбесе Казанда (7,7 мең) яши, икенче урында – Чаллы (2,3 мең). Лидерлар өчлеген Түбән Кама районы йомгаклый, анда меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Бу өч муниципалитетка республикада теркәлгән үзмәшгульләрнең 42,4 проценты туры килә.

Шулай ук Чүпрәле, Әтнә, Балтач, Мөслим, Чирмешән, Сарман, Яңа Чишмә, Актаныш, Апас һәм Саба районнарында үзмәшгуль булып актив теркәләләр.  Үзмәшгульләр пассажирлар ташуда, хезмәтләр күрсәтү һәм реклама өлкәсендә эшлиләр. Алар арасында программистлар һәм репетиторлар күп.

«Татарстанда яңа салым режимына карата кызыксынуы арта. Кешеләр гадел эшләргә омтыла. Үзмәшгульлек мәсьәләләре буенча консультацияләр өчен 8 800 222 37 22 түләүсез номеры эшли. Аңа апрельдән башлап 1,4 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте», - диде ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Үзмәшгульләргә Эшкуарлар йортында, Күпфункцияле үзәкнең һәр бүлегендә консультаөия бирәләр. Яңа салым режимы 2019 елның 1 гыйнварыннан Россиянең дүрт пилот төбәгендә үз көченә керде. Бу - Татарстан, Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре. Россиянең пилот төбәкләрендә барлыгы 116,7 мең кеше үзмәшгуль булып теркәлгән.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/19/191863/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзмәшгуль

2
X