Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Баланы мәктәпкә әзерләгән вакытта, иминият полисы турында онытмагыз!

Яңа уку елы башлану белән, Ак Барс Иминият компаниясе мәктәп укучылары өчен иминият полисын озайту яки рәсмиләштерү турында хәбәр итә.

Озакламый мәктәпкә барырга вакыт җитә. Һава торышы һәм кибет киштәләре бу турыда искәртеп тора кебек. Дәфтәрләр һәм китаплар белән беррәттән, җаваплы әти-әниләр балаларына бәхетсезлек очракларыннан иминият полисын да рәсмиләштерә.

Яңа уку елы башлану белән, Ак Барс Иминият компаниясе мәктәп укучылары өчен иминият полисын озайту яки рәсмиләштерү турында хәбәр итә. Башлангыч сыйныф укучылары һәм яшүсмерләр башкаларга караганда ешрак имгәнә. Хәрәкәтчән, энергияләре ташып торган һәм аралашучан балалар барысын да сынап карарга тырыша. Шул ук вакытта, тәҗрибәсез булу сәбәпле, балалар һәрвакытта да хәлне дөрес бәяләми, шуңа күрә төрле имгәнүләр һәм җәрәхәтләр аларның үсү рәвешендә юлдаш булып тора. Бәхетсезлек очрагы килеп чыкса, ата-аналарга дәвалау һәм тернәкләндерү чыгымнарын да күтәрергә туры киләчәк. Әлеге вәзгыятьтә рәсмиләштергән иминият полисы гына гаилә бюджетын саклап калырга ярдәм итәчәк.

Ак Барс Иминият полисларының өстенлеге – иминият базарында арзан продуктлар арасында булуы. Иминият полисын рәсмиләштерү клиентка көтелмәгән хәлләр вакытында өмет бүләк итә: сәламәтлеккә зыян килгән очракта матди булышлык һәм квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелә. Иминият очрагы буенча карар кабул ителгәннән соң, ун эш көне эчендә акча түләнә. Полисны «АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ сайтына кереп рәсмиләштерергә була https://sgabs.ru/products/person/.

Башка программалардан аермалы буларак, Ак Барс Иминият полисы каникуллар һәм ял көннәре чорында, атнага җиде көн һәм тәүлегенә 24 сәгать бөтен дөнья буенча гамәлдә. Ә иң мөһиме, Ак Барс Иминият полисына спорт белән шөгельләнү дә кертелә.

«Тәүлегенә 24 сәгать буе балалар янында булып, аларны саклап торырга мөмкин түгел, - дип белдерде «АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ туры сатулар Департаменты Директоры Камил Туктаров. – Иминият полисы, көтелмәгән хәлләрдә,  гаиләгез һәм балагыз ярдәмсез калмаячагына ышаныч уята".

14 август көнне “АК БАРС ИМИНИЯТ” ҖЧҖ 13-нче туган билгеләп үтте. Шуңа бәйле, 18 августка кадәр, компания сайтында  “absBday” промокодын кертеп, 13% ташлама белән полис рәсмиләштерү мөкинлеге бар. Ташлама бәхетсезлек очракларыннан, спортсменнарны, чит илгә чыгучыларны һәм милекне иминиятләштерү полисларына кагыла.

*Услуги предоставляются ООО «АК БАРС СТРАХОВАНИЕ», лицензия ЦБ РФ СИ № 3867 от 06.06.2019, лицензия ЦБ РФ СЛ № 3867 от 06.06.2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X