Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Бердәм кайнар элемтә эшсезлек буенча пособие алуга бәйле шалтыратулар кабул итәчәк

Колл-үзәккә «Россиядә эш» федераль порталында теркәлү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

13 апрельдән башлап бердәм кайнар элемтә (аңа Татарстанда яшәүчеләрдән өйдән чыгу өчен СМС-пропусклар алу мәсьәләләре буенча шалтыратулар килә) эшсезлек буенча пособие алуга бәйле шалтыратуларны да кабул итәчәк. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин шул хакта хәбәр итте.

Колл-үзәкнең номеры: 8 800 250 90 33, аңа СМС-пропуск алуга бәйле проблемалар белән очрашкан татарстанлылар шалтырата. Узган 11 көндә 75 меңгә якын шалтырату килде, 3 апрельдә исә бер тәүлек эчендә генә дә 28 мең шалтырату кабул ителде, дип хәбәр итте министр.

«13 апрельдән башлап әлеге колл-үзәк эшләрен югалткан кешеләр өчен федераль порталда теркәлү мөмкинлеге белән бәйле шалтыратуларны да кабул итәчәк һәм алар үзләренә тиешле 12 мең сум күләмендә субсидия алачак», - диде Айрат Хәйруллин.

«Татар-информ» агентлыгы Россия Президенты Владимир Путинның барлык эшсезләргә 12 мең 130 сум күләмендә пособие түләргә йөкләмә бирүе хакында хәбәр иткән иде инде.

8 апрельдән эшсезләрне «Россиядә эш» порталында электрон рәвештә теркиләр. Моның өчен гариза тапшырырга һәм аңа резюме беркетергә кирәк. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетта гариза тапшыру зарур.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/13-04-2020/berd-m-kaynar-elemt-eshsezlek-buencha-posobie-aluga-b-yle-shaltyratular-kabul-it-ch-k-5735850

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X