Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Борис Менделевич: Кризис Конституциягә төзәтмәләр кертүнең кирәклеген раслый

Covid-19 белән вазгыять һәркем куллана алырлык һәм сыйфатлы медицина ярдәме турында сорау куя.

Кискен эпидемиологик вазгыять Конституциягә төзәтмәләр кирәклеген раслый. Бу вазгыятьтә һәркем куллана алырлык һәм сыйфатлы медицина ярдәме дәүләт гарантияләре өлешендәге үзгәрешләр аеруча мөһим була. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич сөйләде.

«Әлеге кризис Конституциягә, бигрәк тә дәүләт гарантияләре өлешендә — медицина ярдәменең һәркем куллана ала торганы һәм сыйфаты, шулай ук төбәкләрнең вәкаләтләрен киңәйтү өлешендә үзгәрешләр кирәклеген генә раслый. Барлык хупланган төзәтмәләрне мөмкин кадәр тизрәк кабул итәргә кирәк дип уйлыйм», — диде Борис Менделевич.

Илнең Төп законына алдан билгеләнгән төзәтмәләрне коронавирус аркасында үзгәртергә кирәк булмаячак, дип саный парламентарий. Элегрәк тәкъдим ителгән төзәтмәләр төбәк парламентлары, Дәүләт Думасы, Федерация Советы тарафыннан кабул ителде.

«Мин тикшерелгән һәм кабул ителгән әйберләргә үзгәрешләр кертергәкирәк дип уйламыйм. Бүгенге көндә медицина белән тәэмин итү мәсьәләләре тиешле законнар белән җайга салына. Беренче чиратта, сәламәтлек саклау турындагы федераль закон белән», — диде Борис Менделевич.

Элегрәк депутат Конституциягә нинди төзәтмәләр сәламәтлек саклау өлкәсендә мөһим яңалыклар фаразлавы турында сөйләгән иде.

 

Фото: Солтан Исхаков

 

https://tatar-inform.tatar/news/health/22-04-2020/boris-mendelevich-krizis-konstitutsiyag-t-z-tm-l-r-kert-ne-kir-klegen-raslyy-5738150

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X