Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Быел Татарстанда урманнар ике тапкыр күбрәк торгызылачак

2024 елга юкка чыккан урманнар урынына яңаларын торгызуны 100 процентка җиткерү максаты тора.

 

Быел Татарстанда урманнар ике тапкыр зуррак мәйданда торгызылачак. Бу хакта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта хәбәр итте.

Узган елда урманнар 2 мең 514 га мәйданда торгызылган. Былтыр киселгән яки һәлак булган урман үсентеләре урынына үстерелгән яңа урманнар 68 процент дәрәҗәсендә булган.

Быел 4785 гектар мәйданда урман торгызу эшләрен башкару ниятләнә. Шул исәптән, ясалма рәвештә урман торгызу — 2193 га, урманнарны арттыру — 103 га, урманның табигый рәвештә яңаруы — 2480 га. «Шул рәвешле, быел урманнар ике тапкыр күбрәк торгызылачак», — диде министр.

Равил Кузюров урманнарны торгызу федераль һәм республика программалары буенча башкарылганын искәртте. «Экология» илкүләм проекты буенча, 2024 елга юкка чыккан урманнар урынына яңаларын торгызуны 100 процентка җиткерү максаты тора.

2020 елда 1,9 мең га мәйданда саклаучы урман үсентеләре утыртылачак. Бу эшләр «2014-2024 елларда Татарстанда урман хуҗалыгы үсеше» программасының «Урманнарны яңадан торгызу» бүлендек программасы буенча башкарылачак. Былтыр 2,5 мең га мәйданда үсентеләр утыртылган.

 

Фото: Солтан Исхаков

 

https://tatar-inform.tatar/news/ecology/14-04-2020/byel-tatarstanda-urmannar-ike-tapkyr-k-br-k-torgyzylachak-5736149

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X