Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Дәүләт архивына килүчеләрнең 90%ы хезмәт хакы, эш стажы турында мәгълүмат эзли

Пенсия күләмен билгеләү өчен кирәкле документлар архивларда саклана.

Татарстан Дәүләт архивына мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге эш стажы һәм хезмәт хакы күләме турындагы документларны эзли. Бу хакта бүген матбугат туры барышында журналистларга Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сөйләде.

“Иң еш килүче запрос – эш стажы һәм хезмәт хакы күләме турында. Əмма без белешмәне мөрәҗәгать килгән саен бирә алмаска мөмкинбез. Кайчак предприятие юкка чыгарылган, ә элеккеге җитәкчеләр барлык документларны да архивка тапшырмаган була. Бу – тискәре җавапларның 35 проценты. Нәтиҗәдә, элеккеге хезмәткәрләр минималь пенсия алырга мәҗбүр. Шул сәбәпле без хәзер йөзләгән бетерелгән предприятиенең документларын эзлибез”, – дип аңлатты Гөлнара Габдрахманова.

Моннан тыш, Татарстан Дәүләт архивына тематик һәм генеалогик мөрәҗәгатьләр дә килә. Тематикларына мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 4,8 проценты туры килә (узган ел 1279 мөрәҗәгать килгән), генеалогикларына – 8,4% (2231 мөрәҗәгать).

Атна саен Татарстан Дәүләт архивының кабул итү бүлегенә төрле төрдәге 465 мөрәҗәгать килә. 2018 елда Дәүләт архивы тарафыннан 26 мең 499 мөрәҗәгать, шул исәптән хезмәт хакларына һәм социаль-хокукый эш стажына кагылышлы 22 мең 989 документ (гомуми санның 86,8 проценты) кабул ителде.

Фото: Абдул Фархан

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/14/191580/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X