Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен ипотека буенча ташламалар кертелде

Хәзер авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр еллык 6 процент ставка буенча ташламалы кредитка дәгъва кыла алачак.

Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр ипотека кредитларына процент ставкаларын субсидияләү программасында катнаша алачак. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия Хөкүмәтенең шул хактагы карарын имзалады. Бу хакта РФ Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер инвалид бала тәрбияләүче, шулай ук РФ гражданы булган россиялеләр еллык 6 процент ставка буенча ташламалы ипотека кредиты алу яки рефинанслау турында өстәмә килешүгә кул кую хокукына ия. Шул ук вакытта, сабый 2022 елның 31 декабреннән дә соңрак тумаска тиеш.

Ерак Көнчыгыш федераль округында яшәүче, шул территориядә торак сатып алучылар өчен еллык 5 процент күләмендә ташламалы ставка каралган.

Россиялеләр ташламалы кредитка шундый хокуктан яки инде алынган ипотеканы рефинанслау мөмкинлегеннән 2027 елның 31 декабренә кадәр файдалана алачак.

2018 елның 1 гыйнварыннан ике яки өч бала тәрбияләүче гаиләләргә кагылышлы шундый ук чаралар үз көченә керде, дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/28-11-2019/invalid-balalar-t-rbiyal-che-gail-l-r-chen-ipoteka-buencha-tashlamalar-kertelde-5696665

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X